29 ноябрьдә шәһәребезнең 55 еллыгына һәм Гаилә елына багышлап “Татнефть” АҖнең спорткомплексындагы “Дельфин” йөзү бассейнында 55 километрга йөзү ярышлары узачак. Анда катнашучыларның яшь аермалары чикләнмәгән. Хәтта физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр дә катнаша ала.
ЮХИДИ бүлегенең пропаганда төркеменнән алынган мәгълүматларга караганда, 22 ноябрьдә кичке бишенче яртылар тирәсендә Бөгелмә-Әлмәт юлыннан хәрәкәт итүче билгесез бер шофер Габдрахман авылында Совет урамында 1976 елгы җәяүлене таптата. Ир-атның фаҗига булган урында ук гомере өзелә.