25 ноябрь көнне Россия ГУФСИНының ТР буенча 9 нчы МРУИИ ФБУсында учетта торучы шартлы рәвештә хөкем ителгән балигъ булмаганнар “СемьЯ” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә Әниләр көненә багышланган бәйрәмгә әзерлек чараларында үзләренең өлешләрен керттеләр. “Бәхетле гаилә” исемле фотографияләр коллажы, рәсем күргәзмәсе оештырдылар. Иң якын кешеләренә багышлап хәтта шигырьләр дә чыгардылар.
Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасына шартлы рәвештә хөкем ителгәннәрнең әниләре, әбиләре чакырылган иде. Җырлар, биюләр, төрле бәйгеләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Россия ГУФСИНының ТР буенча 9 нчы МРУИИ ФБУсы һәм “СемьЯ” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе чакырылган кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырды һәм аларны чәй табыны артында сыйлады.
Кире кайт
|