Быел яшьләрнең ял итү үзәгенә, Әниләр көне уңаеннан оештырылган бәйрәмгә, гүзәл затлар гына түгел, ә аларның тормыш иптәшләре дә чакырылган иде.
Зур мәҗлескә Чирмешәннән, Лашманнан, Ивашкинодан, Бәркәтәдән, Әмирдән, Югары Кармалкадан һәм районыбызның башка авылларында яшәүче хөрмәткә лаек, хезмәт сөючән, күп балалы 22 пар килде.
“Гаилә – ул тормыш нигезе. Гаилә ныклы, бәхетле булганда гына дәүләт көчле була. Рухи кыйммәтләр нәкъ гаиләдә буыннан-буынга күчә. Киләчәк – гаилә кулында. Балалар, беренче чиратта, әти-әнидән үрнәк алып үсәләр. Кызганычка каршы, авылларда төрле гаиләләр бар, әмма яхшы, уңган, дус, тәртипле гаиләләребез күбрәк,-диде үзенең котлау сүзендә муниципаль район башлыгы Минсәгыйть Шакиров. – Шуңа да “Ел гаиләсе – 2008” район конкурсының җиңүчеләрен билгеләү җиңел булмады, ләкин бүген монда чакырылган гаиләләрнең һәркайсы моңа лаек дип уйлыйм”.
Бәйрәмгә килүчеләр арасында сыер савучылар, механизаторлар, укытучылар, врачлар һәм башка һөнәр ияләре бар иде. Һәрберсенең диярлек үз һөнәре, вазифалары, әмма аларның һәммәсе беренче чиратта – ата-ана.
Сосновкадан килгән Андриян һәм Надежда Тимирясовларның гаилә стажы 17 ел. Андрей– укытучы, Надежда хат ташучы булып эшлиләр, аларның гаиләсендә 5 бала үсә: Юлия, Анна, Максим, Варвара, Николай.
“Без икебез дә ишле гаиләдә туып – үстек. Шуңа да балалар тавышы һәм мәшәкате безне һич куркытмый,-ди гаилә башлыгы. – Балаларыбыз күп булуына без бик шат, үзебезне бик бәхетле, дип саныйбыз”.
Түбән Кәминкәдә яшәүче Сания һәм Рифкать Гарифуллиннар гаиләсе 6 бала үстергән, ә ике ел элек алар тәрбиягә тагын 2 бала алалар.
Яңа Элмәледән Давыдовлар гаиләсе дә райондашларыбызга яхшы таныш. Аларның өч кызы да бик матур җырлыйлар һәм район мәдәният йорты сәхнәсендә еш чыгыш ясыйлар, кызлар республика конкурсының да лауреатлары булдылар. Бәйрәмгә Чирмешәндә яшәүче Минголовлар гаиләсе дә чакырылган иде. Гаилә башлыгы Рәмил – врач, район үзәк больницасының хирургия бүлеге мөдире, тормыш иптәше Зилә – шәфкать туташы. Шулай ук билгеле шәхесләр.
Бәйрәмне алып баручы Илдар Галимов һәм Агриппина Селиванова мондагыларның барысын да телгә алып, һәммәсенә җылы сүзләр җиткерделәр. Район мәдәният йорты артистлары башкарган моңлы җырлар һәм шаян биюләр бәйрәмгә ямь өстәде.
Кунаклар да үзләрен шулай зурлап хөрмәтләгән өчен район җитәкчелегенә, үзәк ашханә коллективына, бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Гөлсирә Шәрифуллина.
Рәсемнәрдә: бәйрәм мизгелләре.
Автор фотолары.
Кире кайт
|