Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Булдырдыгыз, .Шушма.лылар!

26 нчы ноябрь көнне Норма авылы  мәдәният йортында «Тамырлардан күтәрелә безнең эшләр, безнең җырлар» бәйгесен  «Шушма»лылар дәвам итте. Килгән кунакларны фойеда төрле буын вәкилләренең кул эшләре, авыл тарихын һәм мәдәниятын чагылдырган күргәзмәләр каршы алды. Халык түземсезлек белән концерт башлануын көтте. Бары тик Норма мәдәният йорты җитәкчесенең кешеләргә карата мөнәсәбәте генә бераз кәефне төшерде. Борнаклыларның концертын зарыгып көткән, алдагы рәтләрдә урын алып калырга ашыккан тамашачыны кырмыска оясын тузгыткандай урыннарыннан кузгатып, бүтән җиргә күчерүе башка сыймаслык хәл. Югыйсә, үзләренә килеп кунакларча концерт куючы «Шушма»лыларның тамашачылары белән эш итә бит ул, ягымлы гына аңлашып та була иде.

Шул минутта пәрдә ачылып китте, тегендә-монда йөгерүче егет-кызларны күргәч, бер мәлгә үзем дә югалып калдым. «Эх, кереп китәргә өлгермәделәр»,  дип борчылдым. Бу исә концерт-тамашаның башлануы булган икән. Үзгә башлангыч һәр тамашачыны  үзенә җәлеп итте. Алып баручы егетләр Айдар Галиәскәров белән Илфак Сәләхетдинов сәхнәгә май кояшы кебек елмаеп чыгып баскач, концертның югары дәрәҗәдә үтәчәгенә шик калмады. Аларны Борнак «сандугачы» Илнур Хәбибуллин алыштырды. Илнурның моңлы тавышын тамашачы зарыгып көткәндәй, алкышлар белән каршы алды. «Ялкын» бию коллективы башкарган рус, татар, итальян халык биюләре һәр тамашачы күңеленә хуш килгәндер, дип уйлыйм. Быелгы концертта исә балалар башкаруында заманча бию, мөгаен, яңалык булгандыр. Көн кадагына суккан темаларны яктырткан «Бервакыт авылда», «Военкомат хикмәтләре» дигән театраль күренешләр күздән яшь чыкканчы көләргә мәҗбүр итте. Концертта яшь һәм өлкән буынның тигез дәрәҗәдә катнашуына соклануымны яшерә алмыйм. Ак шәлен ябынган Әлфия апа Фатыйхова гармунга кушылып җыр сузып җибәргәч, әйтерсең, залга аклык, пакьлек иңде. Ә моңы... йөрәкләргә үтеп керде. Бу минутларда тамашачының гына түгел, Әлфия апаның үзенең дә күңеле нечкәрде.

«Сабантуй» күренеше исә (рәсемдә) концертның иң кульминацион ноктасы иде, дисәм ялгыш булмас. Зал аша шау итеп әрәпә җыеп сәхнәгә күтәрелгән балалар, уен-көлкегә корылган яшьләр арасындагы бүләк җыю мизгелләре, Сабантуйга гына хас уеннарны сәхнәләштереп күрсәтү  үзе безне чын бәйрәмдә итеп хис итәргә җирлек тудырды. Шулай ук бу күренештә иң сөендергәне милләтләр дуслыгын һәм бердәмлеген тамашачы хозурына җиткерә алу булгандыр.

Ямь өстенә ямь дигәндәй, сәхнәгә елмаеп Ирек Хәкимуллин килеп чыккач, «Алмагачлары» көенә үземнең дә биисем килеп китте. Яшь булуына карамастан, өметле  җырчыга киләчәктә иҗади уңышлар телисе килә.

Алда әйтелгәнчә, дуслык темасы концертта киң яктыртылды. Василий Никитинның удмурт халык җырларын башкаруы дисеңме, йә булмаса «Яз» триосы кызларының заманча җыр белән күңелләрне җилкендерүе барысы да алкышлар белән бәяләнде.

Сәхнәгә нәни Рифнур Хәбибуллин чыгып җырлый башлагач, тамашачы соклануын яшермәде. «Ничек матур җырлый, әйтерсең, артист», дигән уй үтте башымнан. Үзе җырлап бетергәч, эстафетаны әтисенә бирде. Борнак авылының алдынгы механизаторы, талантлы җырчы Илнур Хәбибуллин пәйда булгач, тамашачы чикләвекнең имәндә булуын тиз аңлады. Илнур  гармунда халык көйләренә тезмә башкарды. Алар янына Диләфрүз белән нәни Әлфинә кушылды. Бер мәлгә югалып калгандай булса да, «нәни артист» тиз рольгә керде. «Лап, лап», «Әйт әле, күбәләк» шигырьләрен бер сулышта сөйләүче Әлфинәгә кем генә сокланмады икән бу минутта? (күз генә тимәсен). Үз чыгышларын алар күмәк җыр белән тәмамлады. Халык озак алкышлады. Хәбибуллиннар гаиләсе белән танышкач, үрнәк гаилә менә нинди була ул, хезмәттә дә, сәнгатьтә дә сынатмый, диясем килде.

«Шушма»лылар тамашачы хозурына эчтәлекле бәйрәм-концерт тәкъдим итте. Концертның режиссура ягыннан югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтәргә кирәк.

Гомумән алганда, тамашачы концерттан күтәренке кәеф белән «Булдырдыгыз, афәрин!» дип таралышты.


Хезмәт  Г.Газизуллина 2008-12-02 14:11:06

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом