Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Хәкимулла Сибәгатуллинга . 60 яшь

Хөрмәтле Хәкимулла Сибәгатуллович!

Сезне олуг юбилеегыз — 60 яшь тулган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Котлауларым аша иң изге, эчкерсез теләкләремне җиткерәм, — тазалык-саулык, игелекле озын гомер, гаиләгезгә тигезлек, балаларыгызга, оныкларыгызга тәүфыйк, күңелегездә йөрткән изге теләкләрегезнең, уй-хыялларыгызның тормышка ашуын теләп калам.

Сез — районда күркәм эш-гамәлләрегез белән танылган мөхтәрәм шәхес, үзгәрешләр чорында да төпле фикерегез, акыллы киңәшләрегез белән авырлыкларга яраклашу ысулын тапкан, авыл хуҗалыгының тотрыклы үсешенә аеруча зур өлеш керткән, күпмилләтле хезмәт коллективын дустанә мөнәсәбәтләрдә җитәкли алган хуҗалык рәисе. Бөтен җаныгызны-тәнегезне биреп башкарган хезмәтләрегез — үзе бер батырлык! Сез һәрвакыт хезмәт кешесе, аның тормыш-көнкүреше, мәшәкать-борчулары турында кайгыртып яшәдегез, шуның белән бергә  үзегезгә карата тирән ихтирам яуладыгыз. Республика күләмендә игълан ителгән «Хәйрия елы»нда районда «Елның иң мәрхәмәтле җитәкчесе» дигән исемгә лаек булуыгыз да Сезне кешелекнең  тагын да югары баскычына күтәрде. Аңа кадәр дә, хәзер дә гомер буе колхоз эшендә бил бөккән ветераннарыгызны онытмыйсыз, олыйлыйсыз, хөрмәт илә ярдәм итәсез. Сезне чын мәгънәсендә Ленин исемендәге хуҗалыкны гөрләтеп яшәткән, хәзер исә «Сорнай» җәмгыятен җитәкләгән, табыннарыбызны кайнар икмәккә, сый-хөрмәткә баетуда фидакарь өлеш керткән, авыл  хуҗалыгы тармагында аксакалга әверелгән, кирәк вакытта юмарт та, таләпчән дә, кырыс та, ягымлы да була белгән, үзенчәлекле сыйфатларга ия  үзгә хуҗалык рәисе дип әйтергә тулысынча хаклыбыз.  Яшь белгечләрнең алыштыргысыз остазына әверелдегез, инде тәҗрибә туплый барганнар да һаман  киңәш сорап Сезгә мөрәҗәгать итә. «Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелүе дә Сезнең күпьеллык, мәгънәле хезмәтегезнең лаеклы бәяләнүе булып тора.

Мөхтәрәм Хәкимулла Сибәгатуллович! Янә бер мәртәбә ихлас теләкләребезне кабул итеп алыгыз. Тату гаилә учагын бәрәкәтле итеп саклаган Фәридә ханым белән тигезлектә, шатлык-куанычларга күмелеп, балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген, рәхим-шәфкатен күреп, дусларыгызның олы ихтирамын тоеп, рәхмәтләр ишетеп яшәргә язсын.

Тирән ихтирам белән Балтач муниципаль районы башлыгы Марат Зарипов.


Хезмәт  2008-12-02 14:19:08

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом