Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Котлыйбыз

Татарстан Республикасы хакына озак еллар намуслы хезмәте өчен Балтач районының «Сорнай» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Хәкимулла Сибәгатулла улы Сибәгатуллин Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.

*    *    *

Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н. Миннеханов боерыгы белән, күпьеллык намуслы хезмәте һәм республика агропромышленность комплексын үстерүдәге шәхси өлеше өчен Балтач районы җаваплылыгы чикләнгән «Сорнай» җәмгыяте директоры Хәкимулла Сибәгатулла улы Сибәгатуллинга Рәхмәт белдерелде.

*   *   *

Чаллы шәһәрендә үткән республикакүләм «Иминлек тәгәрмәче» конкурсында катнашып, гимназия командасы беренче унлыкка керү бәхетенә ия булды. 124 кеше арасыннан Анна Ефримова велосипедта йөрү буенча беренче, Максим Васильев юл йөрү кагыйдәләрен белүе белән җиденче, Влад Григорьев велосипедта фигуралы йөрү буенча дүртенче урынга лаек булдылар. Гимназиялеләр әлеге уңышлы чыгышлары белән күп кенә кыйммәтле бүләкләр алып кайттылар. Киләчәктә дә шундый зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.


Хезмәт  2008-12-02 14:21:31

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом