Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Уңганнарның уңганы

Билгеле булганча, элемтә иң кирәкле, әһәмияте ягыннан бәяләп бетергесез, тормышта киң кулланылучы хезмәт. Бу хезмәттән миллионлаган кеше файдалана, элемтәдән башка тормышны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Ул һәркемгә һава кебек кирәк, бу хезмәттән тәүлек буе файдаланыла.

Хөрмәтле газета укучылар! Мин бу язмамда элемтә челтәре белән 18 ел җитәкчелек итүче Роберт Тихон улы Михайловның тормыш юлы, эшчәнлеге һәм гаиләсе турында яктыртырга уйладым.

Роберт 1968 нче елда Киров өлкәсе Малмыж шәһәрендә урта белем ала, әйтергә кирәк, сигезенче класска кадәр ул фәкать бишле билгеләренә генә укый.

Аннан соң Казан авыл хуҗалыгының механикалаштыру бүлегендә белем ала.

Дипломлы инженер институт юлламасы белән Шаумян исемендәге колхозга баш инженер итеп җибәрелә. Ул вакытта озак еллар бу колхозны җитәкләгән, районда һәм якын-тирәдә танылган мәрхүм Һади Мөхәммәтнәбиев яңа инженерны бик җылы каршылый. Шул көннән алып рәис белән инженер кулга-кул тотынып эшкә керешәләр. Озак та үтми, колхозга «Хезмәт» газетасы редакциясеннән хәбәрче мәрхүм Нәҗип Мәдьяров килеп, машина-трактор паркын газетага тәнкыйтьләп язып чыга. Газета чыгышыннан соң колхоз идарәсендә киңәйтелгән утырыш үткәрелә,  кимчелекләрне бетерү чаралары билгеләнә.1975 нче ел башында колхозның отчет-сайлау җыелышында ул вакыттагы Татарстан Авыл хуҗалыгы министры Усман Җиһаншин катнаша.

Баш инженер буларак, Роберт Михайлов сүз алып,  үзе җитәкләгән машина-трактор паркында тиешле шартларның, шул исәптән машина-тракторларны саклау өчен җылы гараж, мастерскойда хәтта кыру станогы да булмавы турында чыгыш ясый. Ә министр Җиһаншин үз чиратында бу эшләрне тормышка ашыруда ярдәм итәргә вәгъдә бирә. Әйтергә кирәк, министр үзенең сүзендә тора, бер ай эчендә колхозга яңа кыру станогы бирелә һәм ул гараж төзелешенә дә зур ярдәм итә. Машина-трактор паркын төзекләндерү буенча зур эшләр башкарыла, нәтиҗәдә районда үткәрелгән смотр-конкурста колхоз беренче урынны алуга ирешә һәм «ГАЗ-52» базасындагы ремонт мастерское белән бүләкләнә.

Шулай итеп бу башкарылган күләмле эшләрдә яңа инженерның сәләте ачыла башлый. Аның бу уңай сыйфатларын район җитәкчеләре дә күреп ала һәм ул 1976 нчы елда КПСС райкомы тарафыннан авыл хуҗалыгы идарәсенә баш инженер итеп билгеләнә. Робертның бу хезмәттәге уңышлары уңай бәяләнә, ул 1985 нче елның мартында КПСС райкомының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире итеп күчерелә һәм дүрт ел бу эштә хезмәт куя. Ике ел пропаганда һәм агитация бүлеген җитәкли һәм район Советы депутаты булып тора. 1991 нче елның гыйнвареннан бүгенгәчә район элемтә челтәре җитәкчесе.

18 ел эшләү дәверендә элемтә хезмәткәрләре өчен 14 квартира, район үзәгендә 3000 номерлы яңа телефон станциясе, Чепья, Шеңшеңәр, Балтач авылларында телевизион ретрансляторлар төзелә, бу ретрансляторлар теләсә кайсы каналдан телевизор карау мөмкинлеге тудыра. Район үзәгендә һәм авыллардагы  баганалар аша уздырылган үткәргечләр кабельләргә алыштырылып, җир астына салына. Бүгенге көндә 33 авылда телефон станциясе халыкка хезмәт итә һәм аларның барысы да электро-цифрлы станцияләр. Яңа станцияләр урнаштыру авыл җирендә телефон элемтәсен киңәйтүгә мөмкинлек бирде. Яңа станцияләр халыкка телефон хезмәтен генә түгел, башка бик күп өстәмә хезмәтләр дә  башкарырга мөмкинлек тудырды. Ә иң әһәмиятлесе югары тизлектә интернетка чыгу.

Әйтергә кирәк, районда яшәүче хезмәт һәм сугыш  ветераннары, барлык төр инвалидларга телефон кертелде. Элемтәнең тотрыклы эшләвен тәэмин итү максатыннан, район эчендә һәм шулай ук шәһәрара телефон элемтәсе өчен оптик кабель салынып боҗра ясалды. Әйтик, теге яки бу сәбәпләр аркасында Арча аша үтә торган телефон элемтәсе өзелә икән, ул шунда ук Кукмара аша узучы элемтәгә ялгана, бу өзеклекне абонентлар сизми дә кала.

Элемтә челтәрендә 60 кеше эшли ( хезмәт күрсәтә). Шулардан сигезе югары, егерме дүрте махсус  урта белемле, бүгенге көндә биш хезмәткәр читтән торып югары уку йортларында, ике кеше элемтә техникумында укый.

Соңгы елда элемтә челтәренең административ бинасы Европача стиль белән реконструкцияләнде. Заманча зәвык белән төзелгән мәһабәт, күркәм бина кешеләрне үзенә җәлеп итеп тора.

— Оешмада корыч дисциплина урнаштырылган, бар кеше дә бик эшчән, тырыш, карусыз, алар кирәк булган очракта ял көннәрендә дә эшләргә каршы килмиләр, — ди Роберт, ул аларның хезмәтләреннән бик канәгать.

Роберт Михайлов оештыру эшенә сәләтле, кешеләргә карата бик игътибарлы, әдәпле, ипле җитәкче, эшен яратып эшли, кеше мәнфәгатьләрен уңай хәл итәргә тырыша, шуңа күрә дә, аны коллективта хөрмәт итәләр һәм аның белән горурланалар. Изге максатлы, кешеләр белән тиз аралашучан, булсынга эшләүче, көчле ихтыярлы шәхес ул Роберт. Җитәкче буларак Роберт Тихон улы янына һәркөн дистәләрчә кеше килә, ул аларны якты йөз белән каршы ала, игътибар белән тыңлый һәм мөмкин кадәр аларның гозерләрен уңай хәл итәргә тырыша.

Робертның әтисе югары белемле педагог буларак бик дәрәҗәле, мәрхәмәтле, кешелекле иде, ул төрле авылларда партия оешмасы секретаре һәм мәктәпләрдә директор булып эшләде. Шуңа күрә үз хуҗалыгындагы эшләрне эшләү мөмкинлеге чикле була. Хуҗалыктагы барлык төр эшләрне алып бару Робертка йөкләнә. Төп эше, билгеле, хайван карау һәм терлек азыгы хәзерләү була. Роберт башка төр эшләргә дә сәләтле. Мәктәптә укыганда үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан, бер генә чара да аның катнашыннан башка үтмәгән, кино-фото түгәрәкләренә дә йөргән. Хәзер дә үз хуҗалыгындагы эшләрне берсен дә кешегә эшләтми, үзе башкара, чөнки булдыра.

1978 елда Киров өлкәсе Малмыж районы Никольск авылы кызы Римма белән гаилә корып җибәрәләр.

Зифа буйлы, чибәр, мөлаем йөзле бу кыз белән алар мәктәптә укыганда ук танышалар. Мәктәп елларыннан соң да бер-берсенә тугрылыклы булып, бергә булу бәхетенә ирешәләр.

Олы кызлары Эльвира Казан дәүләт педагогия институтын, кечесе Альбина шул ук институтны тәмамлап, математик-информатика белгечлеге ала.

Римма олы йөрәкле кеше. «Каенкай» балалар бакчасында өлкән шәфкать туташы булып эшли. Нәниләрне бик ярата. Аларның сәламәтлеге турында чын күңеленнән кайгырта. Римманың куллары да тылсымлы, ул булдыра алмаган эш дөньяда юктыр, мөгаен. Берсеннән-берсе матур гөлләр үстерә, бәйли, чигә, аш-суга да бик оста.

Никольск авылы кечкенә генә булса да, Римма кебек күренекле һәм күркәм шәхесләр биргән авыл. Балалары да үзләре кебек әдәпле, мәрхәмәтле, тәртипле, әти-әниләренә булышып үсәләр, олылар белән очрашканда исәнләшеп, хәл-әхвәлләрен сораштыралар, кирәк булган очракта аларга ярдәм итәләр.

Роберт белән Римма берсен-берсе ихтирам итешеп, яратышып тигез гомер итәләр. Үз йортлары белән хайван асрап, мул тормышта яшиләр. Роберт Михайлов гаиләсендә кайгыртучан әти, сөекле тормыш иптәше ролен башкара. Бу гаиләнең  һәркемгә үрнәк булуы Роберт белән Римманың дөрес тәрбия алу нәтиҗәсе дип бәяләргә кирәктер.


Хезмәт  Ә.Мөхәммәтгалиев 2008-12-02 14:22:55

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом