Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Рәссамчы әнием

Дөньяның бар яме матурлыкта, матурлыкны һәркем күрә, ә менә шундый талантлар бар, алар һәрбер гүзәллекне тоеп, күңелнең иң нечкә кыллары тибрәндерерлек итеп сурәтләп бирә беләләр. Мондый сәләтле затларыбызның күңел ноталарыннан әдәбият-сәнгать дигән мәңгелек көй агыла. Әнием шушы кылларны дөрес итеп тарткангадыр, гаиләбез авылда иң матур, тату гаиләләрнең берсе. Тормышның җаен табып, юк-барга сыкранмыйча, барына шөкер итеп яши әнием.

Галим булмак җиңелдер,

Адәм булмак читендер, — дип кабатларга ярата ул. Әнием бик матур итеп сөйли һәм сөйләшә белә. Сүзләр генә җитмәсә, кулына пумала алып, буяуларга манып рәсемнәр ясый башлый. Китаплар укырга ярата. Шуңадырмы, шушы тыйнак кына, сабыр гына хатын янына күпләр киңәшкә килә.

Әниемә, барыннан да бигрәк, шигърият дөньясы якын. Аның фикеренчә, әнә шул кыска гына шигырьләрдә тулы бер тормыш фәлсәфәсе яшеренгән. Әниемнең шигырьләр яратуы табигый хәл: анда образлы күзаллау көчле. Шигырьләрне укып чыгу белән ул андагы вакыйга-күренешләрне күз алдына китерә. Әнә шулай иттереп, укыган шигырьләрдән матур сәнгать әсәре — рәсемнәр туа. Әниемнең рәсемнәренә игътибар белән карасаң, аларның күбесе әдәби әсәрләргә карата ясалган. Ул балалар бакчасы мөдире булып эшли. Бакчага барган һәркем сокланып кайта. Стенадагы рәсемнәрнең төрлелегеннән күзләр камаша. Рәсемнәрендә дә әниемнең үзендәге кебек үк табигый бер тыйнаклык чагыла. Әйе, алар галереядагы картиналар түгел, ләкин хискә бай балалар күңеленә якын булулары белән тиңсез.

Әтием белән беренче очрашуда әнием әллә куркып калган, әллә оялган, сөйләшүе «кытыршы» булган. Әти аңа карап:

Үзе усал,

Үзе болай бер дә

Усал түгел кебек шикелле... — дип әйтеп куйган. Такташ иҗатына гашыйк әнием, билгеле инде, әтигә гашыйк булган. Шигырьләр язмаса да, күңеле белән әнием һәрвакыт шагыйрә. Аның әнә шул шигъри җанлылыгы, нечкә күңеле миңа да күчкәндер, мөгаен. Мин дә нәрсә күрәм, нәрсә тоям, әнием рәсемнәрдә бәян иткән кебек, барысын да шигырьләремдә сурәтлим.


Хезмәт  динара гарипова 2008-12-02 14:24:34

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом