15 нче ноябрь көнне гаиләбез зур югалту кичерде: сөекле әтиебез Васил арабыздан китте. Әтиебез гомере буе колхозда эшләде. Хезмәт ветераны, атказанган колхозчы, эшчән, горур, баш имәс кеше иде ул.
12 нче ноябрь көнне әтиебезне хастаханәгә китердек. Табиблар, реанимация бүлеге кызлары аның гомерен саклап калу өчен көчләрен кызганмадылар. Рәхмәт аларга!
Безнең авыр кайгыбызны уртаклашкан һәр кешегә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын.
Балалары исеменнән кызы Сәрия.
Сосна авылы.
Кире кайт
|