“...Киләсе елга пенсиягә чыгарга әзерләнәм, белешмәләр җыярга кирәк, кайсы елның хезмәт хакын алырга икән?!..” диелә анда. Әлеге хатны без райондагы Пенсия фонды бүлегенә җибәрдек һәм түбәндәге эчтәлекле җавап хаты калдык: “Пенсиянең иминият өлешенә хокукы булган пенсия яшенә җиткән барлык пенсионерларның пенсияләренең иминият өлеше гражданның 2002нче елның 1нче гыйнварына кадәрле факттагы хезмәт стажы дәвамлыгына бәйле рәвештә билгеләнә. Пенсия билгеләү өчен уртача айлык хезмәт хакы РФ Пенсия фонды органындагы 2000-2001нче еларга шәхси (персонифицированный) исәпләр буенча исәпкә алына. Яисә пенсия билгеләү өчен уртача айлык хезмәт хакын 2002нче елның 1нче гыйнварына кадәр эшләнгән еллардан эш урыныннан хезмәт хакы турындагы белешмә нигезендә рәттән теләсә кайсы 5нче елның хезмәт хакларын алырга була.
Шуңа күрә әгәр 2000-2001нче елларда Сезнең уртача айлык хезмәт хакыгыз 1800 сум яки аннан югарырак булган икән, андый очракта 5 еллык хезмәт хакы турында белешмә алып килү кирәк түгел, чөнки 2000-2001 еллардагы хезмәт хакыгыз 1800 сумнан кимрәк чыккан булса, түбәндәге мәгълүматларны истә тотып, 5 ел рәттән алган хезмәт хакы турында белешмә әзерләргә кирәк булыр:
–1961нче елга кадәрле 5 еллык хезмәт хакы турында белешмә бирү ул чорда айга 88 сум яки аннан югарырак хезмәт хакы алып эшләгәннәр өчен отышлы;
–1961-65 еллардагы хезмәт хакын тәкъдим итү ул вакытта аена 100,54 сум яисә аннан югары алган гражданнар өчен;
–1966-1970 еллар –131,38 сум һәм аннан югары алганнар өчен;
–1971-1975 еллар –164,18 сум һәм аннан югары алганнар өчен;
–1976-1980 еллар –196,82 сум һәм аннан югары алганнар өчен;
–1981-1985 еллар–226,32 сум һәм аннан югары алганнар өчен;
–1986-1990 еллар–292,73 сум һәм аннан югары алганнар өчен;
–1991-1995 еллар 1762 мең сум һәм аннан югары алганнар өчен;
–1996-2000 еллар–айга 1144,16 сум (акча билгеләренең деноминациясен исәпкә алып) һәм аннан югарырак хезмәт хакы алып эшләгән гражданнар өчен отышлы.
Әлеге мәгълүматлар сезгә пенсия күләмен билгеләү өчен иң отышлы уртача айлык хезмәт хакын сайлауда ярдәм итәр дип ышанабыз”.
Кире кайт
|