“Ишки урта мәктәбе ябылганнан соң, бу уку елында Ишки укучылары Тауиле мәктәбенә йөриләр. Аларны автобус килеп ала, дәресләр беткәч кайтарып куя. Ә менә Васильево (Әҗмәк) авылы балаларының хәле икенче төрлерәк. Алар да Тауиленнән автобус белән Ишкигә кадәр кайталар, аннан соң җәяүлиләр. Иртән караңгыда Ишкигә автобуска җәяү киләләр. Ике авыл арасы–өч чакрым. Васильево 3 чакрым озынлыктагы бер урамнан торучы авыл. Кайбер укучыларга 5-6 чакрым җәяүләргә туры килә. Араларында 5-6нчы сыйныфларда укучылар да бар”,–диелә хатта. Әлеге хат белән без район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать иттек һәм түбәндәге җавапны алдык:“2007нче елда, Ишки урта гомумбелем бирү мәктәбе төп гомуми белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелгәч, Тауиле урта гомумбелем бирү мәктәбенә өстенлекле милли “Мәгариф” проекты кысаларында Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан, Ишки мәктәбе балаларын йөртү өчен, махсус балалар йөртә торган “ПАЗ-32053-70” маркалы автобус бүленеп бирелде. Васильево авылына таба юл төзелеше тоткарлану, булган юлның ГОСТ–Р 50597-93 номерлы “Юлларны хәрәкәт куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп эксплуатацияләү” нормаларына туры килмәве сәбәпле, ведомствоара юлларны тикшерү комиссиясе тарафыннан “Балаларны Ишки-Тауиле маршруты буенча гына йөртергә”, –дигән тәкъдим кертелде. Васильево авылына юл төзү республиканың 2008-2011нче елларга максатчан юл төзү программасына кертелгән. 2008-2009 уку елында махсус балалар йөртә торган “ПАЗ-32053-70” маркалы Тауиле урта гомумбелем бирү мәктәбе автобусы Ишки–Тауиле, Түбән Тәкәнеш–Шәмәк-Тауиле маршрутлары буйлап балалар йөртә. 2009-2011 елларда ОАО “Тресткамдорстрой” тарафыннан Васильево юлына ремонт каралган”.
Кире кайт
|