Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Татар моңы

“Татар моңы” дип исемләнгән әлеге конкурста егермегә якын үз сандугачларыбызны күрергә мөмкин иде. Аларны бер-берсе белән таныштырып карау һич тә дөрес булмас. Һәркайсының үзенчәлекле моңы, аһәңе бар.

Кече Кирмән егете Фарил Дөлмиев кураеннан агылган моң, дөресрәге татар моңы, тамашачы күңелен берничә дистә елга яшәртте дә куйды. Алардан соң сәхнәгә ул чор җәүһәрләре булган гармунчылар төркеме агыла. Алар уйнаган попури тезмәсе залның һәр почмагында йотыла барды.

Инде шуннан соң гына сәхнә түрен яшь конкурсантлар ихтыярына тапшырдылар. Конкурсның таләбе буенча һәр җырчы бер татар халык һәм бер эстрада җырын башкарырга тиеш. Әмма үзешчәннәребез бу кагыйдәләргә бик тугры калмаган ахрысы, һәрхәлдә, халык җәүһәрләре белән чагыштырганда, эстрада җырлары күбрәк яңгырады бу кичне.

Ә инде онытылмас җырчыларыбыз булган “Олы юлның тузаны”, “Кыр казы”, “Иртәдә генә торам, юлга чыгам”, “Өзелә бит үзәгем”не башкаручылар чын мәгънәсендә Мамадышның моң дәрьясы булып исбатлады. Конкурсантлар ял иткән арада Яруллиннар исемендәге сәнгать мәктәбенең укытучылар триосы, кабаттан Фарил Дөлмиев, кунак буларак килгән ландыш Ибраһимоваларның чыгышы бәйрәм киченә тагы да үзгәлек өстәде. Роза Галкина җитәкчелегендәге “Барыня” кызлары тамашачыны күңеле белән чишмә буйларында ял иттерсә, Рәкыйп Хәтимов җитәкчелегендә шөгыльләнүче “Мизгел” егетләре кичке уен биюләрен чагылдырырга тырышты.

Җыр-биюгә үрелгән “Татар моңы” телевизион конкурсының район этабы да азагына якынлаша. Сәхнәдә “Бөтендөнья татар җыры” лауреаты, конкурсының җөри рәисе Гөлнәзирә Талипова. Аның “җырлыйм туган якта” җырына барлык катнашучылар да кушылды. Тамашачы каршында егермегә якын талан иясе. Ләкин аларның берсен дә икенчесе белән чагыштырып карарга ярамый. Һәрберсенең үзенчәлекле тавышы, моңы, аһәңе бар. Болар барысы да соңгы нәтиҗәне ясаганда исәпкә алына билгеле. Шунлыктан, һәркайсы нинди дә булса номинация җиңүчесе. Ә диплом ияләренә килгәндә, III дәрәҗәле дипломга Илдар Фәхретдинов, Илгизәр Сәмигуллин, II дәрәҗәле диплом белән Флүзә Фатыйхова, Зөлфия Юнысова, I дәрәҗәле дипломга Гөлсирин Абдуллиналар лаек. Иң югары бүләк булган “Гран-при” Урта Кирмән егете Динар Гәрәевкә тапшырылды.

Әле конкурс моның белән генә тәмамланмый. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илнар Хафизов әйтүенчә, югары уңышка ирешкән җырчыларыбыз Чаллы шәһәрендә узачак зона турына чакырулы. Ә финал өлеше март аенда бишкалабызда үтәчәк.


Нократ  2008-12-02 15:22:05

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом