“Район мәктәпләрендә дәүләт телләрен өйрәнүне үстерүгә инновацион якын килү” темасына фәнни-практик семинар шәһәрдәге 2нче гомуми белем бирү лицее базасында үтеп, педагоглар әлеге учреждениенең эш тәҗрибәсе белән танышты. Лицей директоры Зөфәр Саттаров билгеләп узганча, бүген белем йортында укучы балаларның 80 процентын–татарлар, 18 процентын–руслар һәм 2 процентын башка милләттәгеләр тәшкил итә. Дәүләт телләрен өйрәтү юнәлешендә максатлы эш алып барыла. Семинарның беренче өлешендә укучылар катнашында “Гаилә–бәхет ачкычы” темасына күрсәтелгән әдәби-музыкаль композиция шуның ачык дәлиле булды.
Районның белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә татар телен өйрәтүне үстерүгә максатчан якын килүләрен мәгариф бүлеге начальнигы Таһир Галимханов та ассызыклап үтте. “Татар гаиләләрендә рус теленә өстенлек биреп, әти-әниләрнең балаларын рус сыйныфына бирүләре борчый. Бүген без телебезне саклап калуга, балаларыбызны татар сыйныфларында укытуга зур көч куябыз”,–ди ул. Чыннан да, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында соңгы елларда бу четерекле мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Мәгълүмати-методисты Гөлнур Каюмова билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта районда балаларның 53 проценты татар телен туган тел буларак үзләштерсә, 24 проценты–дәүләт теле буларак. Һәр ел саен укучыларның татар теле һәм әдәбияты буенча республика күләм бәйгеләрдә призлы урыннар алды аларның белемнәре ныклы булуын раслый.
Телләрне саклау һәм аларның кулланылыш даирәсен үстерүдә төп урынны мәгариф системасы били. Лицейда ачык дәресләр карау, түгәрәк өстәл артында сөйләшеп, тәҗрибә уртаклашу барышында моның шулай булуы тагын бер кат дәлилләнде.
Нократ Г.Мөхәммәтҗанова, 2008-12-02 15:24:08
Кире кайт
|