Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Чишмәләр

Карау җитмәгәнлектән, берничәсе ташланган. Хәзерге вакытта 8 чишмә бар. Беркөнне миңа Шүләңгер авылыннан бер абый кеше мөрәҗәгать итте, исеменең газета битендә күренүен теләмәгән бу абый бик борчылып үзләренең “Ташлык” дип аталган чишмәләренең ташландык хәлдә булуын, авыл советы рәисе Борис Викторовичның берничә мәртәбә мөрәҗәгать итүләренә карамастан, берни эшләмәвен сөйләде. Чыннан да, “Ташлык” чишмәсе ташландык хәлдә. Ел ярым, ике ел буратырга дип каен китереп аударган булганнар. Ята торгач ул каеннар муртаеп эшкә яраксызга әйләнгән. Бу турыда сөйләшергә дип 2 тапкыр барсам да, Борис Викторвичны очрата алмадым. Телефоннан чылтыратуыма исемен дә әйтергә теләмәгән хатын-кыз (сәркатип булды ахрысы) “Берни дә белмим, яңа больничныйдан чыктым, Борис Викторович–юк, үзе белән сөйләшегез”,–дип трубканы куйды. Тагы берничә чишмәне (данлыклы Питрау сабан туен уздыра торган җирдә урнашкан чишмә) коргач аптырап калдым, чишмәләр соңгы сулышларын ала кебек.

Шәдче авыл советына кергән авыллардагы чишмәләрне сокланып карап йөрдем. Алда әйткәнемчә Ямашта 8 чишмә шуның икесенә ремонт әле былтыр гына уздырылган. Авыл советы рәисе Валерий Шрыков:

–Безнең авыл советы җирлегендә урнашкан һәр чишмә күз уңында. Юкәче авылына 21 улаклы чишмә җиткердек, 5х4ле бура эшләнде. Авылдашыбыз Андрей Николаев хәйриячелек итте. Ә төзелешен бар халык эшләде. Бизәкләрне 16 меңгә Кукмарада ясаттык, чиркәү белән бер көнне яхшылап ачачакбыз, әле бераз эшләнеп бетәсе эшләре бар. Ташлыяр авылының электән данлыклы чишмәсенә (суы шифалы диләр) яхшы ремонт уздырылды. Шәдче авылында 6 чишмә–5сенә ремонт ясалды. Эшмәкәр Илсур Батыров өч чишмәгә ремонт уздыруны оештыра, участковый милиционер Зөфәр Минһаҗев белән эшмәкәр Ранис Әхмәтшин берәр чишмәне ремонтлауны үз өсләренә алдылар. Бездә чишмә зиратларга карата зур хөрмәт яши. Безнең нинди икәнебезне шуларга карап аңлап була.

Әйе, дөрес сүзләр. Шүләңгернең чишмәсе күз алдына килеп, йөрәк кысылып килде. Үзләре булдыра алмый икән, ул яктан чыккан, эшмәкәрләр, зур җитәкчеләр бар. Алар да ярдәм итә алыр иде югыйсә. Сорасалар кире бормаслар иде, аларның да туган авылы бит. Оештыру җитми. Әгәр су башнясы эштән чыкса, бар авыл сусыз кала, шул чишмәләр кирәк була бит. Ут-күз чыгу очраклары һәм су таба алмый, янып беткән хуҗалыклар күпме? Бу турыда да онытмаска кирәк. Рәтләтергә кирәк, Борис Викторович чишмә, зиратларыгызны, әби-бабайларны хөрмәт итү беркайчан артык түгел.


Нократ  Миләүшә Хәйруллина. 2008-12-02 16:38:11

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом