“Сабан” җәмгыятенең Түбән Ушма ындыр табагы мөдире Мансур Шакировка, Түбән Ушма мәктәбе директоры Фәрит Шакировка, Шәдче урта мәктәбе директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Илһам Галиевка, Шәдче мәдәният йорты директоры Илдар Вәлиевка үзләре җаваплыгындагы территорияләр каты көнкүреш калдыклары белән чүпләнгән булган өчен кисәтүләр ясалды.

Шәдче мөгезле эре терлек фермасы мөдире Петр Михайловка ферма территориясе чүпле булган, контейнер урнаштырылмаган өчен узган елның 29нчы ноябрендәге утырышта кисәтү ясаган иде инде. Бу юлы аңа Татарстан Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.6нчы матдәсе 2нче кисәге нигезендә 3000 сум штраф түләргә туры киләчәк.
Экологлар Түбән Ушма авыл җирлеге башкарма комитетына да, Түбән Ушма урамнары пыяла шешәләр, полиэтилен һәм кәгазь кисәкләре, тәмәке төпчекләре белән чүпләнгән, аларны җыярга контейнерлар урнаштырылган. Авыл җирлеге башлыгы Раил Хәбибрахманов 13нче ноябрьдә дә, 27се көнне дә комиссия утырышына килүне кирәк санамады. Ул яңадан киләсе утырышка чакырылачак.
Кире кайт
|