Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Канатның ныгыр чагы

“Иделем акчарлагы” үзенә күрә иҗат мәктәбе булып тора. Ноябрьдә без сыйныфташым Айгөл Карабаева белән конкурсның йомгаклау өлешенә барып кайттык. Яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау өлешен ачу тантанасында безне язучы–депутатларыбыз Т.Миңнуллин, Р.Вәлиев, ТР Язучылар союзы берлеге рәисе И.Ибраһимов һәм конкурсның жюри әгъзалары–күренекле шагыйрь язучыларыбыз сәламләде, киңәшләрен җиткерде. Аннан соң без Яшел Үзән районында урнашкан “Чишмәкәй” лагерена юл тоттык. Өч көнгә исәпләнгән программа бик тыгыз иде.

Беренче кичтә үк башка елларда “Иделем акчарлагы”нда катнашып, каләм чарлап өлгергән яшьләр белән очраштык. Икенче көнне тәнкыйтьче, әдәбият белгече Р.Рахмани белән әңгәмә үткәреп, иҗат лабораториясендә жюри әгъзалары белән очрашып, иҗат җимешләребезгә анализ ясадык.  Язучы, тарихи романнар авторы М.Хәбибуллин безгә милләтебезнең тарихы турында күп мәгълүмат җиткерде. Өченче көнне дә буш вакытыбыз булмады диярлек. Иң элек казан дәүләт университеты доценты, әдәби тәнкыйтьче Ә.Закирҗановтан хәзерге драматургия һәм театр турында лекция тыңладык. Танылган журналист, язучы М.Гәрәев безне журналистика дөньясына алып кереп китте. Шагыйрә Нәҗибә Сафина белән әңгәмәдән соң исә мин милләтебезнең, телебезнең киләчәге турындагы уйларга бирелдем.

“Иделем акчарлагы” бәйгесендә чәчмә әсәр номинациясендә III дәрәҗәле лауреат исеменә Ләйсән Исхакова лаек булды” диюгә күңел әллә нишләп китте. Шатлыктан, билгеле. Якташыбыз, күренекле шагыйрь, язучы М.Закир кулыннан грамота, бүләкләр алганнан һәм аның: Ләйсәннең хикәясе “Казан утлары”нда урын алачак”,–дигән сүзләреннән соң шатлыгымның чиге булмады, әлбәттә. Узган елларда районыбыздан “Иделем акчарлагы”нда каләм чарлап, җиңүчеләр саны шактый иде: А.Галиев (Яңа Комазан), Л.Мөгътәсимова (Алгай), Р.Әгъләметдинов (Урта Кирмән), И.Юнысов (Урта Кирмән). “Тамчылар”дан (әдәби берләшмә) аерылып, алар иртәнге кояш нурларында җем-җем килгән чык тамчыларыдай ялтырадылар. Әлеге тамчылар сафына керүем белән дә, республикабызның төрле төбәкләреннән җыелган яшь иҗатчылар агымына кушылуым белән дә мин чын-чынлап бәхетлемен. Иҗатыбыз һаман да шулай очышта, эзләнүдә булса иде. Ә “Иделем акчарлагы” исә безне, яшь иҗатчыларны һәрвакыт үз канаты астына алырга әзер торачак.


Нократ  Л.Исхакова, 2008-12-03 08:18:16

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом