Композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә аның иҗатына багышланган “Үз дөньясын тудыручы оста” исемле кичә узды.

Николай Нарышкин–Казан дәүләт техник университеты профессоры, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Гуманитар Фәннәр академиясе академигы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, бөтен илебез күләмендә билгеле җәмәгать эшлеклесе, дүрт йөздән артык әсәр һәм фәнни хезмәт, ике дистәдән артык популяр китап авторы. Безнең өчен–Мамадыш кияве. Җәмәгате–Людмила Михайловна–Мамадыш кызы була. Шәһәребезгә элек тә еш кайтып йөри алар. Николай Васильевич үзе дә, Ульяновский якларына туып-үссә дә, Мамадышны икенче туган ягым дип исәпли. Бу кайтуында да дуслары, туганнары Аделина Егорова, Николай Свиньяков каберләренә зиярат кылган.
–Дустыбыз Николай Нарышкин –олы җанлы шәхес. Аны бөтен Россия белә һәм хөрмәт итә. Әсәрләре туган җиребез аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында зур фәлсәфи уйлар белән сугарылган,–диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Шамил Хәсәнов кичәдә язучы иҗатына олы бәя биреп.
Өч эл элек районыбызда Николай Нарышкин иҗатына багышлап иншалар конкурсы үткәрелгән иде. Анда җиңүчеләр иҗаты аерым китапта да урын алды. Мамадышка килер алдыннан Николай Васильевич тагын бер китабын төгәлләп нәшриятта бастырып алган. Шәһәребездәге дусларына ул китабын да бүләк итте.
Николай Нарышкин рус милләтендә суфыйлык хәрәкәтен яңадан торгызучы да. Аның һәр китабы фәлсәфи сюжетка корылган. Яшәү принцибы: кеше һәр көнен, сәгатен, минутын файдалы итеп үткәрергә тиеш.
–Бүген төнге 3кә кадәр эшләдем. Ике сәгать йоклап алдым. Вакытның кадерен белергә өйрәнергә кирәк,–ди ул.
Район үзәк китапханәсе оештырган бу күңелле очрашуда сәнгать мәктәбе укытучылары һәрвакыт шат күңелле, җор телле юбилярга җырлар, көйләр бүләк иттеләр.
Рәсемдә: очрашу вакытында.
Нократ М.Мингалиев. 2008-12-03 08:28:16
Кире кайт
|