Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Шайба, шайба!

Икенче ел үзләренең Боз сараенда шөгыльләнүче яшьләр өйрәнгәннәрен республика күләмендәге зур ярышларда да күрсәтә башлады инде. Быел, мә-сәлән, 1997-98 елларда туган ир балалар ТР Хоккей федерациясенең ачык кубогы бәйгесендә чыгыш ясыйлар. Татарстанның иң көчле Яшел Үзән, Алабуга шәһәрләре, Җәлил эшчеләр бистәсе, Актаныш, Нурлат, Саба районнары һәм Россия күләмендә уйнау тәҗрибәсе булган Можга командалары арасында буалылар әлегә алтынчы урында. Хәзер алар аның март аенда старт алачак икенче әйләнешенә әзерләнәләр. Кәшәкә спортына тартылучы балалар саны арта бара. Бүген “Арктика”да 6 яшьтән 17 яшькәчә йөзләп бала хоккей, тагын 40 нәни буалы фигуралы шуу секцияләрендә шөгыльләнә.

Бәйрәмне ачып, яшь спорт-чыларны директор Римма Абдуллина тәбрик итте, уңышлар теләде, ә тамашачы балаларны спорт белән дус булырга чакырды. Боз өстенә район мәгариф бүлеге каршындагы сәнгать мәктәбендә шө-гыльләнүче “Вак-төяк”, “Калейдоскоп” вокаль ансамбльләре, “Эдельвейс” бию төркемнәре чыкты. Биючеләргә фигуралы шу-учылар да кушылды. Аннан соң тренерлар Р. Сәй-фетдинов, А. Воронцов,    И. Масленцев хоккейчылар белән мастер-класс үткәр-деләр. Экран аша Канада хоккей мәктәбе турында фильм да күрсәтелде.

Бәйрәм 1996 һәм 1998, 1992 һәм 1994 елларда ту-ган хоккейчылар арасында иптәшләрчә очрашу белән төгәлләнде.


Байрак  Әлфия Шәрәфетдинова. 2008-12-03 09:59:32

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом