Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Гадел хөкем . һәр заман шарты

 

Аның “чишмә башын” эз-ләп берничә гасырга артка чигенергә туры килде. Буада ценз җәмәгатьчелек суды аның шәһәр булып, Сембер наместниклыгы составында Буа өязе оешуы көненнән барлыкка килә. 1918 елдан суд Буа өяз шәһәрендә эшләвен дәвам итә, ә 1919 елдан ул халык судына әверелә. Халык арасында грамоталы кешеләр бик сирәк булганга, эшлекле суд секретарьлары, эш башкаручыларны табуы гаять кыен булган. 20-30нчы елларда бүгенге Буа районы территориясе ике өлешкә бүле-нә – Буа һәм Буденный районнарына. Шуңа туры китереп, суд участоклары да. Буа халык судының һәр участогында берәр суд башкаручысы һәм нотариус эшли. Ә “служебный” транспорт булып арбалы атлар хезмәт итә.

Сугыштан соңгы еллар суд эшенә үз эзен сала – иң күп эшләр балаларның яшен раслауга, халыктан җыемнарның үтәлмәвенә кагылышлы, ә иң еш каралучы гражданлык эшләре баланы кире кайтару, атасы булуны тану, алимент түләмәүчеләр, урман, салым законнарын бозу турында. Җәза бирү системасы да катгый: берничә килограмм бөртек урлаучыга 8-10 елга төзәтү-хезмәт колониясенә җибә-рү янаган, ике кеше үтерүче дә шулкадәр үк срокка хөкем ителгән. РСФСР Җинаять кодексының яңа редакциясе гамәлгә кер-гәч, 1961 елдан гына 1947 елның 4 июлендәге “Дәү-ләт һәм җәмәгатьчелек мөлкәтен урлау өчен җинаять җаваплылыгы турында”гы әлеге Указ үз көчен югалткан.

Ләкин законнар нинди булса да, судьяга алардан тайпылырга ярамый. Бү-генге көнгәчә җинаятьне һәм закон бозуны тудыручы сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау суд эшен-дә төп бурыч булып кала.  Судьяларның халык алдында отчет тотулары, аңлату һәм җинаятьләрне профилактикалау эшләре алып баруы практикалана. Эшләр халык судьясы һәм ике халык утырышчысы катнашында карала. Суд утырышчылары иң авыр елларда да белемнәрен күтәрү өчен тырышканнар. Шулай ук судьяларның квалификациясен үстерү дә күз уңында тотыла. 50нче елларда югары юридик белеме булмаганнарны укытырга, тәҗрибә уртаклашырга җибәрәләр. ТАССР Югары суды да аларга даими методик яр-дәм  күрсәтә, аларның һәм нотариусларның финансын контрольли, ревизорлар җибәрә.

1970нче елларга кадәр шәһәр суды Р. Люксембург урамындагы иске бинада эшли, 1975 елда бүгенге “өенә” күчә. 1970нче елларда аның рәисе булып Федор Гыймадиев тора, халык судьясы – Фәридә Рәхмәтуллина. Аннары Фә-ридә Илачовна суд рәисе дәрәҗәсенә күтәрелә. Бу постта аны Әнвәр Гобәйдуллин алмаштыра. Соң-рак суд рәисе вазыйфасы кабат хатын-кызга – Мөни-рә Насыйбуллинага тапшырыла. Аны хәзерге вакытта ТР Югары суды судьясы булып эшләүче Азат Яруллин алмаштыра. Ул Казанга күчкәч суд рәисе булып аның бүгенге көнгәчә җитәкчесе булып торучы Леонид Глинкин билгеләнә. Аның җитәкчелеге чорында суд бинасы яңартылды, техник тәэмин ителеш һәм кадрлар составы да үзгәрешләр кичерде. Язу машинкалары компьютерларга алмаштырылды. Суд ике составлыдан өч составлыга кадәр киңәйтелде. Суд приставлары хез-мәтчелеге мөстәкыйль эшчәнлек итүгә күчте, нотариус та суд карамагында түгел хәзер.

2001 елда Татарстанда суд реформасы үткәрү барышында ике участоклы җәмәгатьчелек суды оешты. Судьялар булып Ринат Төхфәтуллин, Гүзәл Усманова сайландылар.

Бүген гадел хөкемчеләр өчен барлык эш шартлары тудырылган. Законга тугры хезмәт итү – аларның төп бурычы. Юстиция хезмәткәрләре көне уңаеннан барлык суд хезмәткәрләрен ихлас котлап, озын гомер, бәхет һәм эшләрендә уңышлар телисе килә.


Байрак  О. Хәсәнова,Буа шәһәре суды баш белгече. 2008-12-03 10:01:35

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом