Районда яшәүче күз буенча 151, Апас, Кайбыч, Чүп-рәле районнарын да кушып исәпләсәң, 278 инвалид шундый күңел җылысын Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Буа башлангыч оешмасы рәисе урынбасары Руминә Хәби-булловадан тоялар.
Әлеге вазыйфаны җиде ел дәвамында башкаруы дә-верендә ул аларның барысының да өендә булырга, тормыш-көнкүрешләре белән танышырга өлгерде. Оешма рәисе З. Җаббаров, ревком рәисе И. Фәх-ретдинов белән бергә сукырларга ярдәм күрсәтеп торалар, спонсорлар табып һәр бәйрәмне чәй өстәле артында бергәләп билгеләп үтәргә омтылалар. Руминә Шәмсетдин кызы күрүдән мәхрүм булганнарны “сөй-ли” торган глюкометрлар, сәгатьләр, магнитофоннар кебек тефлочаралар белән тәэмин итү өчен дә хәлен-нән килгән кадәр тырышлык куя.
Оешма урнашкан бина җылы, якты, электр, газ, су кергән, инвалидларга ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Халыкны социаль яклау идарәсе аша төрле газета-журналлар алдырыла. Оешма әгъзалары белән бергә өмәләр оештырып ишегалдын чистарттылар, җиләк-җимеш агачлары утырттылар.
Күрү буенча инвалидларның ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә керткән зур өлеше өчен Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең республика идарәсе рәисе Владимир Федорин Руминә Хәбибуллованы берничә тапкыр Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләк белән бүләк-ләде.
Байрак Әминә ХАРИСОВА. 2008-12-03 10:02:33
Кире кайт
|