
Шушы көннәрдә ТР Министрлар Кабинетыннан Премьер-министрның беренче урынбасары Р.Ф.Моратов имзасы белән Әлмәт муниципаль районы башлыгы Р.Ф.Әбүбакиров исеменә рәхмәт хаты килеп иреште. Анда «Россия Федерациясендә җирле үзида-рәне оештыруның гомуми принциплары турында»гы Федераль законның 2009 елның 1 гыйнварыннан тулы күләмдә үз көченә керүе белән бәйле рәвештә Әлмәттә 2008 елның 11-13 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы шәһәр һәм авыл җирлекләренең җаваплы хезмәткәрләре өчен семинарлар оештырган өчен район башлыгына рәхмәт белдерелә. «Сезнең бу эшкә җаваплы якын килүегез очрашуларны югары дәрәҗәдә оештыруны тәэмин итте. Семинарлар бик эчтәлекле, файдалы үтте һәм аларда катнашучыларда күңелле тәэсирләр генә калдырды. Сезгә районыгыз һәм республикабызның чәчәк атуы хакына яңадан-яңа уңышлар, барлык башлангычлар һәм планнарыгызның тормышка ашуын теләп калабыз», диелә анда.
Кире кайт
|
|
|