Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Яңалыклар

Пенсия Фонды идарәсе хәбәр итүенә караганда, 2009 елда шәхси эшмәкәрләргә, адвокатларга, шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариусларга страховой взнос билгеләнгән күләмдә булачак. Ул 7274 сум 40 тиен тәшкил итәчәк. Аны 2009 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Вакытында түләмәүчеләр РФ законы  нигезендә җавапка тартылачак.  Соңарып түләүчеләргә һәр кичектерелгән көн өчен пеня дә исәпләнеләчәк.

28 ноябрьдә ЕМГЛи спортзалында авыл мәктәпләре арасында баскетбол буенча үткәрелгән ярышларда  8 кызлар, 8 егетләр командасы катнашты. Кызлар командалары арасында Мәмәт мәктәбе, егетләр арасында Новотроицк командасына тиңнәр табылмады.

29 ноябрьдә “Татнефть” АҖ спорткомплексының “Дельфин” бассейнында шәһәребезнең 55 еллыгы һәм Гаилә елына багышлап уздырылган 55 километрга йөзү ярышларында 67 кеше катнашты. Барлык йөзүләр 11 сәгать 32 минутка сузылды.

Шул ук көнне биредә  РФ һәм ТРның милли көрәш буенча спорт мастеры, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Булат Вәлиев истәлегенә Татарстан Республикасының ачык чемпионаты булып узды.  Анда республикабызның төрле шәһәрләреннән 12 команда һәм барлыгы 139 кеше көч сынашты. Командалар арасында Әлмәт көрәшчеләре беренчелекне яулады. Түбән Кама һәм Актаныш командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Шәхси беренчелектә дә якташларыбыз үзләрен иң оста көрәшчеләр итеп таныта алды.

29-30 ноябрьдә шахмат клубында 5 нче “Сәламәтлек” авыл спартакиадасы кысаларында шахмат буенча ТР чемпионаты узды. Анда 15 районнан 60 лап кеше осталыгын күрсәтте. Әлмәт командасы нибары бишенче урынны гына яулый алды.


Әлмәт таңнары  2008-12-03 13:30:06

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом