Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Авыр сүзләр әйтмик әниләргә, утка салмыйк алар йөрәген

10 нчы ел инде ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан 28 ноябрь көнне “Акчарлак” ресторанында  тормыш бүләк итүче, күңел назын, җылысын  өләшүче изге затларга - кадерле әниләребезгә багышланган кичә булып узды. Анда  ветеран, уллары хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган, күп балалы, ике инвалид һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар  тәрбияләүче, шулай ук җитәкче-әниләр чакырылган иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе М.Г.Хафизов бәйрәм сәбәпчеләренә иң изге теләкләрен җиткерде.

- Әниләр бәйрәме  җәмгыятебез тормышында сезнең зур роль уйнавыгызны, аны әхлакый яктан савыктыруда тәэсирегез көчле булуын ассызыклый. Кем булуыгызга, кайда эшләвегезгә карамастан, сез әйләнә-тирәдәгеләргә шатлык  һәм җылылык өләшәсез. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә. Без  сезнең алда бурычлы. Сезгә исәнлек-саулык, балаларыгызның гел куандырып, шатландырып кына торуын телим, - диде ул үзенең котлавында.

Районда һәм шәһәрдә яшәүче 50 меңнән артык әни халык хуҗалыгының төрле тармагында хезмәт куя.  Югары җитәкче урыннарда эшләүче хатын-кызларыбыз да юк түгел. Г.Грицишина озак еллар дәвамында “Әлмәтнефть” идарәсендә социаль мәсьәләләр буенча җи-тәкчелек итте, нефть институтында ректор урынбасары булып эшләде.  Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән эшләүче Бөтенроссия чукраклар социаль-реабилитация предприятиесен инде 30 ел дәвамында С.Закирова җи-тәкли. Мондый мисалларны күп китерергә була. Арада төп эшләреннән тыш җәмәгать эшен тартучылар да бар. Бүген шәһәр Советында ике, авыл Советларында 63 хатын-кыз депутат итеп сайланган.

Котлаулар матур җырлар белән үрелеп барды. Кичә ахырында әниләргә бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.

Кадерле әниләребезне бәйрәм көнендә генә түгел,   гомеребез буена һәр көнне кадерләсәк иде. Үзебезнең мәшәкатьләребезне онытып, ихтыяҗларыбызны чикләп, газиз әниләребез турында гел кайгыртыйк. Аларны кадерлик һәм саклыйк!


Әлмәт таңнары  Л.ГЫЙМАЕВА. Автор фотосы. 2008-12-03 13:31:52

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом