Бу көнне һәр студент зарыгып көтә. Дипломлы белгеч булу, хезмәт юлын башлау, беренче эш хакы алу, оешма-предприятиенең үсеше өчен үз өлешеңне кертүгә адым ясау - ул тормышның онытылмас мизгеле һәм мөһим бер баскычы булып тора. Кайчандыр мәктәп бусагасын гына атлап чыгып, җил куып йөргән егет-кызлар бүген инде киләчәккә күпер салу, кыю уй-фикерләрен, планнарын тормышка ашыру максаты белән югары уку йортын тәмамлады. Тантаналы чараны алып барган кечкенә Карина да моны билгеләмичә калмады. “Сез хәзер беренче курс студентларына багышлап уздырган фестивальдәге чебешләр түгел, ә югары белемле яшь белгечләр, - диде ул. - Сез Әлмәт дәүләт нефть институтының 2009 елгы чыгарылыш студентлары!” Әлеге сүзләрне залда утыручылар дәррәү алкышлады. Шулай булмый ни! Гади генә сүзләр тез-мәсе бик горур яңгырый һәм алар артында күпме тирән мәгънә яшеренгән. АГНИ - ул төпле, сыйфатлы югары белем бирү, доктор һәм фән кандидаты дәрәҗәсенә ия булган талантлы укытучылар коллективы, җәмгыятьтә лаеклы урын белән тәэмин итүче, престижлы, ихтыяҗы булган һөнәр үзләштерү, югары квалификацияле, хезмәт база- рында таләп ителүче белгечләр әзерләү, инглиз телен камил үзләштерү, мәдәни-эстетик тәрбия бирү, музыка, спорт дөньясында җиңүчеләр үстерү үзәге. Институт ректоры А.А.Емекеев та үзенең котлау чыгышында яшь белгечләргә студент елларында алган белем, сәләтләрен югалтмауларын, авырлыклар алдын- да югалып калмауларын, катлаулы производство мәсьәләләрен чишүдә уңышларга ирешүләрен, масштаблы проектларны тормышка ашыруларын, институт исеменә тап төшермәүләрен һәм даими рәвештә уку йортына кунакка килүләрен теләде.
Истәлекле вакыйга белән чыгарылыш студентларын башкарма комитет җитәкчесе урынбасары В.И.Самойлов, “Татнефть” ААҖнең кадрлар бүлеге начальнигы Р.Р.Хамадьяров, компаниянең хезмәт һәм хезмәт хакы бүлеге начальнигы В.Ю.Макаровлар да тәбрик итеп, аларның шәһәр һәм район предприятиеләрендә, “Татнефть”нең структур бүлекчәләрендә көтеп алынган белгечләр булуларын ассызыкладылар, залда утыручы яшьләрне сайлап алган белгечлекләренә тугры булырга, җәмгыятьтә үз урыннарын табарга чакырдылар, тәҗрибә, белем бирүче укытучы- лар коллективына рәхмәтләрен җиткерделәр һәм АГНИны “бик яхшы” билгеләре- нә генә тәмамлаучыларга дипломнар тапшырдылар. Сүз уңаеннан, иң күп “кызыл диплом” алган студентлар быел икътисад һәм идарә факультетыннан булды, белем алган 53 белгеч арасыннан 33 е гел “5” легә генә өлгәшкән.
Барыбызга да мәгълүм, белем йортында студентлар уку белән бергә параллель рәвештә икенче юнәлештә дә үзләрен сыный. Тантаналы чарада алар да билгеләнми калмады, спортчыларга, җырчы-биючеләргә, сәнгатьле сүз осталарына, бер сүз белән әйткәндә, актив егет-кызларга дипломнар бирелде. Яшь- ләр дә җавапсыз калмады, шаян номинацияләрдә укытучыларын дипломнар белән бүләкләде. Шулай ук бу көнне “Иң яхшы куратор” да ачыкланды. Әлеге мәртәбәле исемгә фәнни совет карары буенча Л.В.Дубовик лаек булды.
Кичәнең кульминацион өлеше, әлбәттә, “2009 ел- ның иң яхшы чыгарылыш студенты” исемен яулаучыларны игълан итү миз- геле булды. Аларны институтның Мактау грамо- тасы белән бүләкләнгән 8 иң-иң студент арасыннан сайлап алдылар. Шулай итеп, бу дәрәҗәле исемнәр икътисад һәм идарә факультеты студенты А.Чер- нов белән инженерлык механикасы факультеты студенты Н.Зайцеваларга бирелде.
Чыгарылыш студентлары тарафыннан әзер- ләнеп алып барылган диплом тапшыру тантанасы искиткеч тәэсирләр калдырды. Йомгаклап шуны әйтергә кирәк, алар уку йортындагы соңгы - иҗат һәм саубуллашу имтиханын да “5” легә тапшырдылар. Афәрин!
Әлмәт таңнары Г.Гыйззәтуллина. М.Фарукшин фотосы. 2009-07-03 10:39:41
Кире кайт
|