Петр Ишматовны безнең якларда ярдәмчел, кече күңелле кеше буларак беләләр. Әтисе Исанька абый озак еллар механизатор булып эшләде. Техниканы үзенең биш бармагы кебек белә иде. Яшьләргә техниканы ремонтлаганда бик теләп ярдәмгә килде, яхшы остаз булып саналды. Ә әнисе Антонида апа Ош. Юмья урта мәктәбендә җыештыручы булып эшләде. Ул заманнарда мәктәп утын ягып җылытыла иде. Утынны үзләренә әзерлисе. Иртән сәгать 3тә үк мичкә ягалар, утын чи, начар яна. Ә өйгә кич кенә әйләнеп кайталар. Чөнки уку бүлмәләре җитмәү сәбәпле, балалар ике сменага бүленеп белем алалар. Шундый авырлыклар белән яшәп ятканда өйгә кайгы килә - әтиләре вафат була. Әниләре итәгендә 10 бала өелешеп кала. Әйтүе генә җиңел, аларны ашатырга, киендерергә кирәк. Антонида апа күпме күз яше түгүен, йокысыз төннәр кичерүен үзе генә беләдер.
-Ярый әле безне туйдырырга сыерыбыз бар иде, - дип искә ала Петр үзенең балачагын. -Хәзер дә, табын артында утырып, сөтле чәй эчкәндә һәрвакыт әнием - кыю йөрәкле, шәфкатьле, балалары өчен җан атып яшәгән хатын-кыз күз алдыма килә. Беребезне дә язмыш кочагына ташламады. Авыр туфрагы җиңел булсын!
Балалар бер-берсенә булышып, тату, хезмәт сөючән булып үстеләр. Петр, әтисе кебек ул, механизатор һөнәрен сайлады. Озак еллар туган колхозында сөт ташу машинасында эшләде. Үз хезмәтенә салкын караган, чисталык ягын кайгыртмаган савымчыларның күзенә карап, дөресен әйтә иде, чөнки хезмәт хаклары сөтнең чисталыгына, майлылыгына бәйле бит. Хуҗалык җитәкчелеге аның турында гел яхшы фикердә булды. Тырыш хезмәте өчен Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
Күмәк хуҗалыкларның хәле начарлангач, Петр Исанькинович коммерция эшенә керешә. Менә 10 елдан артыграк ул Яңа Комарда шәхси кибет тота. Кибетендә һәрвакыт чисталык һәм тәртип саклана. Авыл халкына кирәкле барлык төр товар вакытында кайтарыла. Җаның ни тели - сатып ал, акчаң гына булсын.
Петр Исанькинович бу эшен дә зур җаваплылык тоеп башкара. Иртән әтәчләр кычкыруга ул инде аяк өстендә. Сәгать 6да ипи төягән машина авылларга чыгып китә. Петр Исанькинович Комар халкын гына түгел, Ош.Юмья, Сәрдәүч, Вильмон, Филипповка, Красный Цветок авылларын да азык-төлек товарлары һәм икмәк белән тәэмин итә. Кайбер авылларда юл юк, әмма Петр аларны беркайчан да читләтеп үтми. Чөнки икмәкнең кирәклеген, кадерен белә.
Авыл халкы Петр Ишматовка бик рәхмәтле. Ул һәр кешенең гозерен вакытында үти, кирәкле товарларны аерым дәфтәргә язып, тиз арада алып кайтып бирә. Петр Ишматовка тагын бер сыйфат хас. Ул бик ярдәмчел.
...Төн уртасы. Авыл халкы тирән йокыда. Тәрәзә шакыйлар. Ашыгудан тыны кысылган күрше хатыны икән.
-Петя абый, зинһар өчен, ярдәм ит әле. Әни авыр хәлдә... Берничә минуттан УАЗик инде Кукмара ягына ашыга иде.
-Вакытында китергәнсез, - дип хуплый аларны хирург, авыруны караганнан соң. Петр Исанькиновичның ярдәмчеллеге тагын берничә кешене үлемнән алып кала. Тагын бер очрак. Авылдашыбыз П. начар юлга басты, гаиләсеннән аерылды, урамда яши башлады. Күз алдында кеше әрәм була бит. Моның белән килешергә теләмәгән Петр аны үзенә чакырып алды, эш табып бирде. Хәзер П.ның тамагы тук, өс-башы да ялт иткән.
-Петр Исанькинович булмаса, беткән кеше идем инде мин. Мең рәхмәт аңа, - ди ул.
Кече күңелле авылдашыбыз үзе яшәгән төбәкнең чисталыгын һәм матурлыгын кайгыртып яши. Зиратны чистартуда актив катнаша. Күптән түгел аны койма белән әйләндереп алдылар. Бу эшкә Ош.Юмья авыл җирлеге башлыгы Геннадий Тихонов, урта мәктәп китапханәчесе Любовь Иванова, эшмәкәр Петр Ишматов һәм барлык авылдашлар зур өлеш керттеләр. Зур рәхмәт аларга!
Петр Ишматовның һәр минуты исәпле, кадерле. Кеше киләчәк турында кайгыртып, үз алдына максат куеп яши. Уңышлар юлдаш булсын аңа.
Хезмәт даны Николай ИВАНОВ, Ош.Юмья авылы 2009-07-03 14:05:14
Кире кайт
|