шәһәр прокуратурасында
Ни кызганыч, җәмгыятебездә ата-аналары тарафыннан кыерсытылган балалар саны кимеми. Быелның 5 аенда гына да прокуратура шәһәр судына РФ Җинаятьләр кодексының 156нчы маддәсе буенча гаепләнгән 7 кешенең эшен җибәргән.
Үз каны, җанының бер өлеше булган нарасыен җәберләүче яисә аны бар дип тә белмәгән, кайгыртмаган кешенең ана дип аталырга хокукы бармы? Юк, билгеле. 16 июньдә шәһәр судында А.ның эше буенча гаепләүче булган Чаллы прокуроры урынбасары, юстициянең кече советнигы Ф.Кадыйров та шулай дип саный.
Гаепләнүче хатын, 24 яшьтә генә булуына карамастан, инде өч бала табарга өлгергән. Дөньяга китергән сабыйларын тәрбия итсә, яшенә аптырамас та идең, балаларына бит ул җан ияләре итеп тә карамый. Тотнаксыз тормыш рәвеше алып баручы хатын әле бер, әле икенче ир белән “гаилә кора”, һәрберсеннән бала кала. (Дәлилләнмәгән мәгълүматларга караганда, А., тагын бар бала табып, аны бала табу йортында калдырып чыккан.) Шәһәрнең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегенә исәпкә алынганнан соң, инспекторлар А. белән даими очрашып тора, аны үз-үзен кулга алырга, акылга утырырга өнди. Тик фатирга барып тикшерүләр бу эшнең нәтиҗәсезлеген күрсәтә. Балаларның яшәү урыны санитария нормаларына бөтенләй туры килми, өсләренә кияргә юньле киемнәре дә булмый. Еш кына бәла-ана аларны караучысыз өйдә калдырып чыгып китә, озак вакытлар югалып тора. Сабыйлар пычраклыктан гына түгел, хәтта ачлыктан интегә.
Ә бу елның 16 мартында А.ның сансызлыгы 2 яшьлек баласы өчен аздан гына фаҗига белән тәмамланмый: ул өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп, авыр имгәнүләр ала.
Җавапсызлыкның чиген инде күптән узган А.ның гамәлләрен суд җинаять буларак кабул итә һәм өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү турында карар кыла. Тик шартлы җәзаны җәза дип санар микән бу хатын? Мондый очракларга юлыкканда, бездәге “иң гуман” законнарга үзгәрешләр кертәсе килә. Үз балаларын җәберләп яшәүче адәмнәргә карата катгыйрак чаралар күрү, бәлки, аларны “айнытып” җибәрер иде.
Кире кайт
|