Татарстан Республикасында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дәвам итә. Алабуга шәһәрендә узган VI җәйге “Авыл яшьләре” спорт уеннары да быел шушы ел кысаларында үткәрелде. Ике елга бер уздырыла торган уеннарның максаты авыл районнарында яшәүчеләр арасында иң көчле спортчыларны ачыклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, 2010нчы елда булачак Бөтенроссия “Авыл яшьләре” уенына иң көчле спортчыларны сайлап алу иде.
30 июньдә республикабызның 43 районыннан авыл спортчылары мең еллык тарихы булган Алабуга шәһәренә җыелды. 5 көн дәвам иткән ярышлар 13 төр (волейбол, татарча көрәш, билбау көрәше, гер, гаилә эстафетасы, туризм, шахмат, шашка, футбол, аркан тартышу, җиңел атлетика, кул көрәше, өстәл теннисы) буенча үткәрелде. Безнең район командасы футболдан кала барлык спорт төрләрендә дә катнашты. Командаларга ел дәвамында район һәм республика ярышларында катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән кызлар һәм егетләр тупланды. Районда физкультура һәм спортка ел дәвамында игътибар итү нәтиҗәсендә әзерлекле, барлык шартларга туры килгән спортчыларны табу кыенлык тудырмады. Тик авыл тормышы бик үзенчәлекле дә бит әле ул: һәркемнең хуҗалыгында мең мәшәкате, абзарында мал-туары көтеп тора, печән өсте җиткән, студентлар имтиханнар тапшыра, диплом алучылары да бар. Минем үземне егетләр һәм кызларда ярышларда катнашу һәм җиңү теләгенең зур булуы сокландырды. Моңа кадәр үткән әлеге бәйгедә безнең район гел җиңүчеләр рәтендә булгач, быел да җиңүгә омтылыш ныклы, ышанычлы иде. Ярышларга әзерләнү барышында район Башлыгының, район Башкарма комитетының матди ярдәмен, рухи терәген тою бу ышанычны тагын да ныгытты. Ярышларда катнашучы барлык спортчыларга бердәм форма булдырылды, волейбол командасына да өр-яңа спорт костюмнары алынды. Ярышларда катнашу мөмкинлеге тудырган өчен район Башлыгы Р.Рәхмәтуллинга, район Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Шәмсетдиновка барлык спортчыларның рәхмәтен җиткерәбез.
Алабуга шәһәрендә ярышларны үткәрү өчен зур мөмкинлекләр бар: “Бердәм Россия” сәяси партиясенең ярдәме белән спорт комплексы, Боз сарае төзелгән. Бу спорт корылмаларының бер җирдә тупланган булуы да уңайлы. “Яшь төзүче”, “Урман әкияте” лагерьларында спортчыларга тору өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган иде. Ярышлардан тыш вакытта табигать кочагында ял итү, Алабуга шәһәренең тарихи урыннары белән танышу өчен дә мөмкинлек булды. Меңъеллык шәһәр, башкалабыз Казаннан аермалы буларак, тарихи истәлекле урыннарны кадерләп саклавы, чисталыгы белән сокландырды.
Ярышларның ябылу һәм бүләкләү тантанасы шәһәрнең төп мәйданында бик зурлап үткәрелде. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы җитәкчеләре, Алабуга муниципаль районы башлыгы Илшат Гафуров тапшырды. Безнең район командасы 7 тапкыр мактау пьедесталына күтәрелде, тамашачыларның алкышларына күмелде. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, медальләр, мактау кәгазьләре, командаларга кубоклар тапшырылды. Бик дулкынландыргыч мизгелләр иде ул. Монда да безнең команда бердәм, тупланган булуы белән аерылып торды. Башка район командалары да безгә соклануларын белдерделәр. Безнекеләр Мамадыш районы командасыннан гына калышып, 43 команда арасында 2 урынга лаек булды.
“Ярышларда катнашкан барлык спортчыларга, аларның гаиләләренә зур рәхмәт. Алга таба да район данын шулай югары йөртегез. Физкультура һәм спорт рухи ныклык, ихтыяр көче тәрбияли, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга ярдәм итә”, - диде Рауил Шәйдәүләт улы ярышлардан кайткач үткән очрашуда.
Ярышларның нәтиҗәләре:
Шәхси беренчелек:
Рүзия Фатыйхова - кул көрәше, 1 урын
Руслан Хаматгалиев - кул көрәше, 2 урын
Илмар Шәймәрданов - татарча көрәш, 3 урын
Алмаз Зарипов - билбау көрәше, 1 урын
Ринат Хәйруллин - билбау көрәше, 2 урын
Динар Шәфигуллин - билбау көрәше, 3 урын
Инзилә Хәкимова - туризм, 1 урын
Алексей Алексеев - туризм, 3 урын
Ленар Хаҗиев - гер, 1 урын
Игорь Сапаркин - гер, 2 урын
Нурислам Бәшәров - гер, 2 урын
Илсур Закиров - гер, 2 урын.
Команда беренчелеге:
“Әти, әни һәм мин- спортчылар гаиләсе” ярышы (Ибәтовлар: Диләрә, Ильяс, Кәрим) - 1 урын
Шахмат (Александр Васильев, Дмитрий Алексеев, Владислав Абдулов, Руния Каюмова)- 1 урын
Гер (Ленар Хаҗиев, Игорь Сапаркин, Нурислам Бәшәров, Илсур Закиров) - 1 урын
Волейбол (ир-егетләр: Алмаз Хисмәтов, Марсель Смирнов, Раил Ганиев, Илшат Шәрипов, Раниф Сәмигуллин, Айрат Нигъмәтҗанов, Айдар Дәүләтшин, Рашат Гыйльметдинов, Фәнил Әгълиуллин) - 2 урын
Волейбол (хатын-кызлар: Рилия Фәйзуллина, Руфия Газизова, Жанна Искандирова, Наташа Искандирова, Эльвира Хәйбрахманова, Анна Канаева, Венера Динмөхәммәтова, Алия Җиһаншина) - 3 урын
Билбау көрәше (Ринат Хәйруллин, Динар Шәфигуллин, Алмаз Зарипов, Альберт Шәңгәрәев, Рамил Хәмидуллин) - 3 урын
Кул көрәше (хатын-кызлар) (Рүзия Фатыйхова, Нурфия Шакирова) - 4 урын
Туризм (Инзилә Хәкимова, Венера Нургалиева, Алексей Алексеев, Константин Азин, Александр Белянин, Дмитрий Григорьев) - 5 урын
Кул көрәше (ир-егетләр) (Руслан Хаматгалиев, Рөстәм Моратов, Ренат Сөләйманов) - 5 урын
Татарча көрәш (Рөстәм Рәхимҗанов, Руслан Касыймов, Фәһим Кадыйров, Илмар Шәймәрданов, Фәнил Исмәгыйлов) - 5 урын
Аркан тартышу (Фәһим Кадыйров, Илмар Шәймәрданов, Фәнил Исмәгыйлов, Ренат Сөләйманов, Руслан Хаматгалиев, Ринат Хәйруллин, Илсур Закиров, Раниф Сәмигуллин) - 6 урын
Уртак җиңүгә шулай ук теннисчылар (Руслан Вахитов, Таһир Хафизов, Алмаз Миннегулов, Миләүшә Вәлиуллина), шашкачылар (Нургали Шәфигуллин, Илгиз Хаҗиев, Рәис Камалов, Айгөл Камалова), җиңел атлетика командасы (Николай Наумов, Илфар Сәләхов, Марина Баймакова, Нәргиз Гайнанова), билбау көрәшендә катнашкан хатын-кызлар (Нүрфия Фәттахова, Лилия Шәрәфиева) зур өлеш керттеләр.
Кире кайт
|