Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ пропагандасы төркеме биргән мәгълүматларга караганда, агымдагы елның алты аенда гына да районыбыз юлларында 124 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 7 кеше үлгән, 171е тән җәрәхәтләре алган. Узган елны исә бу вакыт аралыгында 135 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән булган, 15 кеше үлгән, 192 се тән җәрәхәтләре алган. Теркәлгән аварияләрнең 78 проценты шәхси машина хуҗалары, ә 11 очрак дәүләт машиналары шоферлары гаебе белән булган. Транспорт чараларының бәрелешүе быел 7 процентка арта төшкән. Аларның сәбәпләре төрле: каршы полосага чыгу, дистанцияне һәм чиратны сакламау.
Җәяүлеләрне таптату 17 процентка кими төшкән. Җәяүлеләрнең үзләренең гаебе белән генә дә 17 очрак булган. Бер очрак җәяүленең үлеме белән тәмамланган. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 4243 җәяүле җавапка тартылган. Җәяүлеләр катнашында булган аварияләрнең төп сәбәбе булып аларның үзләренең игътибарсызлыгы һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен бөтенләй санга сукмау тора. Алар юлларын кыскартырга теләп, машиналар йөри торган юлны җәяүлеләр өчен махсус билгеләнгән урыннан чыкмыйлар. Ә бу үз чиратында фаҗигаләргә китерә.
Машина йөртүчеләрнең гаебе белән 23 җәяүлене таптату очрагы теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда бу ике тапкыр күбрәк. Руль артына исерек хәлдә утыручылар да күп әлегә. Статистик мәгълүматларга күз салсак, агымдагы елның шушы вакыт аралыгында гына да мондыйлар 619 га җиткән.
Тормыш барыбызга да бер тапкыр гына бирелә. Үзебезнең куркынычсызлыгыбыз турында кайгыртып, юлларда җәяү һәм машинага утырып йөргәндә дә сак һәм игътибарлы булыйк!
Кире кайт
|