Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Кайнар икмәктә - күңел җылысы

Кибеткә кереп, ипи куелган стеллажлар янына килеп җиткәч, күзләр камаша: бер якта – ак оннан күпереп пешкән ак күмәч, батон-булкалар, икенче якта сәламәтлек өчен файдалы, төрле табигый тәмләткечләр кушылган кара икмәк тора. Шулай да, иң тәмле ипине авылда пешерәләр. “Татарстан” совхозы поселогында урнашкан пекарня икмәген, мәсәлән, бик теләп алалар.

Пекарняда безне борынны кытыклый торган, әле генә мичтән төшкән ипи исе каршылады. Җитештерү цехы мөдире Дальфира Смирнова кергән уңайга, эшнең ничек баруын, продукция турында бәйнә-бәйнә сөйләп китте.

Биредә эш тәүлек буена туктап тормый икән: дүртәр кешедән торучы ике смена көне-төне ипи пешерү белән мәшгуль. Пекарняда камыр басуда машина куллануны санамаганда, һәр эш коллектив кулыннан уза.

– Безнең беренче сменадагы эшчеләр иртәнге сигезенче яртыдан, кичке сигезенче яртыга кадәр эшли. Аннары аларны төнге смена хезмәткәрләре алыштыра, – дип аңлатты Дальфира ханым.

Ипи камырын пекарняда “тере” чүпрә ярдәмендә генә күтәреп, опараны 3 сәгать тоталар, аннары аны баскач, ипи формаларына салып, тагын 35-40, ә кайчагында 1 сәгатькә якын кабартып алалар.

Биредә икмәк бары югары һәм икенче сортлы оннан гына пешерелеп, әле кайнар чакта ук, иртәнге сәгать җидедә машина белән районның төрле авылларына, балалар бакчасы, мәктәпләргә таратыла. Заказга карап, пекарня бер тәүлек эчендә продукцияне төрле күләмдә җитештерә. Мәсәлән, без килгән көнне, алар 65 латок (махсус ипи әрҗәсе), ягъни якынча 910 буханка ипи пешерергә тиеш иделәр. Шуның 44 әрҗәсе инде иртән сатуга җибәрелгән булып чыкты.

Әлеге пекарняда 18 яшьтән алып 13 ел буе пекарь булып эшләүче Светлана Галиева безгә, икмәкнең сыйфатын күрсәтү максатыннан, мичтән кап-кайнар ипине чыгарып, аны урталай кисеп җибәрә. Пычак аша узган буханканың бер валчыгы да таралмавы, ипи йомшагын кулда кыскач та, кире үз формасына кайтуы, пешерү өчен тотылган чималларның яхшы сыйфатлы булуын дәлилли.

– Безнең продукцияне авыл халкы яратып ала, алардан һәрвакыт бары мактау сүзләрен генә ишетәбез. Шуңа күрә, аларның ышанычын аклар өчен, без һәммәсен кап-кайнар, яңа гына пешкән икмәк белән тәэмин итәргә тырышабыз, – дип өстәп тә куя тәҗрибәле ипи пешерүче.

Ничек кенә булмасын, “Татарстан” совхозы поселогы пекарнясы инде 14 ел буена район халкын берөзлексез үзләренең күңелләре кебек мул һәм кайнар икмәкләре белән сөендереп тора.


Якты юл  А. Тимерханова 2009-07-10 09:53:36

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
28 29 30 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом