| Яшьләр позицияләрен ныгыта |
|

Яшьләр белән бергә бәйрәм вакыйгасын күңел көрлеген һәм оптимизмнарын югалтмаган 30 яшьтән артканнар да бүлеште. Аттракционнар һәм сәүдә нокталары эшләде. “Конкур” (Г.Хәлиуллина) кафесы, “Ваш выбор” (Л.Григорьева), шәхси эшмәкәр Костин кибетләре сатучылары халыкка бик теләп хезмәт күрсәттеләр. Бала-чага баллы мамык ашап сөенде, өлкәннәр – хуш исле шашлыклар. Кичке сәгать алтыга сәхнәне эшче яшьләр вәкилләре, шәһәр һәм районның җәмәгать тормышы активистлары, конкурслар һәм фестивальләр җиңүчеләре, спортчылар һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, Ватан сакчылары уратып алды. Җыелганнарны сәламләп, мөлаем алып баручылар Софья Мирибян һәм Ян Трибой микрофон янына бәйрәм чарасының төп инициаторын – район җитәкчесе Рөстәм Гафаровны чакырдылар. Тамашачыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Исмәгыйлович болай дип билгеләп китте: – Яшьләр хәрәкәтләре активистларының, эшче яшьләрнең, клублар һәм спорт оешмалары шәкертләренең, белгечләрнең һәм методистларның, ирешелгән чикләрдә тукталмыйча, ышанычлы адымнар белән алга барулары, район тормышының барлык сфераларында үз позицияләрен ныгытулары куанычлы хәл. Районда талантларны, иҗади идеяләрне, интеллектуаль һәм спорт осталыгын арттыру өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә. Президент, ТР Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы ярдәме белән сәләтле балаларны, яшь гаиләләрне яклауга, яшьләрне патриотизм рухында тәрбияләүгә юнәлдерелгән яшьләр программалары һәм милли проектлар уңышлы тор- Ахыры 2 нче биттә. Ахыры. Башы 1 нче биттә. мышка ашырыла. Шәһәрдә һәм авылларда торак йортлар, спорт һәм мәдәният билгеләнешендәге объектлар төзелә. Россиядә һәм Татарстанда Яшьләр, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителгән агымдагы ел менделеевлылар өчен үзенчәлекле. Ниһаять, “Менделеевсказот” проммәйданчыгында аммиак, карбамид һәм метанол җитештерү буенча өч завод төзү мәсьәләсе хәл ителде. Анда сез – энергияле, перспективалы яшьләр эшләрсез дип ышанам. Димәк, Менделеевскиның киләчәге генә түгел, бүгенгесе дә сезнең кулларда. Сезгә баглаган ышанычларыбыз акланыр дип өметләнәм. Рөстәм Гафаров район сәясәтен үткәрүдәге даими ярдәмнәре һәм яклаулары, яшь буынны тәрбияләүдәге нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен предпиятиеләр җитәкчеләренә, педагогларга, тренерларга, ата-аналарга рәхмәт белдерде. “Менделеевсказот” ҖЧҖ генераль директоры Фирдис Абдрахмановның, “Менделеевск АТПсе” ААҖ генераль директоры Рамил Моратовның, “Батыр” спорт мәктәбе тренеры Игорь Николаевның эшчәнлекләрен Рәхмәт хатлары белән билгеләде. Тамашачылар РФ Президенты приказы белән Төньяк Кавказ регионында хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлеге өчен Батырлык ордены тапшырылган Ватан солдатын, кече сержант Николай Павловны көчле алкышлар белән каршыладылар. “Химсервис” ҖЧҖ директоры Эдуард Минсадыйровның, “Жилсервис-плюс” ҖЧҖ директоры Илнур Йосыповның һәм “Кристалл” эстрада биюе ансамбле җитәкчесе Анна Рябованың эшчәнлекләре Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләнде. “КамАЗ дуслар җыя” Халыкара яшь башкаручылар фестиваль-конкурсында катнашкан “Шаян” ансамбленең (җитәкчесе – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәкыя Насыйфуллина) өлкән, урта һәм кече төркем шәкертләренә беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә лауреатлар дипломнары тапшырылды. “Роза ветров-2009” фестивале эгидасында узган “Җәйге магия” Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча “эстрада вокалы” номинациясендә уңышлы чыгыш ясаган “Идиллия” вокаль студиясе (җитәкчесе Юлия Фирсова) солисткасы Анастасия Солдатова өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Котлаулар һәм бүләкләүләр эстафетасын яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Александр Макаров дәвам итте. Бәйрәм концертында яшь башкаручылар Павел Дудаков, Юрий Герега, Марина Комарова, Ильмира Нәгыймова, Эльвира Бәхтегәрәева, Лиана Миронова, Ирина Белоусова, Ләйсән Минһаҗева һәм башкалар катнашты. “Таблица Менделеева” ВИА, “Индиго” һәм “The Funk it Crew” брейк-данс төркемнәре, “Сатори” клубы шәкертләре чыгышы бәйрәм бизәге булды. Чара дискотека белән тәмамланды.
Кире кайт
|
|
|