Баулы районында бүгенге көндә барлыгы 125 чишмә исәпләнә, шуларның 12се шәһәрдә урнашкан. Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре кайбер чишмәләрдән су алмаска киңәш итә.
Күптән түгел генә “Ак чишмә” чишмәсе янында бер яшь гаиләне очраттым. Равилә һәм Ленар Вәлитовлар 27нче микрорайонда яшиләр һәм менә инде өченче ел чишмәгә су алырга киләләр. Суны берь-юлы берничә биш литрлы шешәгә тутыралар, әлеге запас аларга бер атнага җитә.
- Суы бик тәмле, безгә шушы “Ак чишмә”нең суы гына ошый. Без аны эчеп кенә калмыйбыз, мин аның белән юынам да, бүлмә чәчәкләренә дә сибәм. Чишмә суы шифалы, диләр, - дип сөйли Равилә.
Алар кайчак чишмә янында аунап ята торган чүп-чарны – шешәләрне, пакетларны җыеп китәләр. Яшь парның яраткан чишмәләрендәге суның сыйфаты турында беләсе килә. Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре билгеләп үткән-чә, бүгенге көндә “Баулынефть” идарәсенең ППН цехы төзекләндергән “Ак чишмә”дә су барлык санитария-гигиена таләпләренә туры килә. Мондый нәтиҗәне су сыйфатын быелгы лаборатор тикшерү биргән. Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре елга бер тапкыр шәһәр чишмәләреннән су пробалары алалар һәм лаборатор анализ үткәрәләр. Быел 16 проба алынган, шуларның бишесе нормага туры килмәгән. Мәсәлән, “Бәллүр чишмә” (Нефтеразведчиклар урамы) һәм “Шәйхевәли” (Яр буе урамы) чишмәләре суын эчәргә киңәш ителми, чөнки аларда нитратлар рөхсәт ителә торган күләмнән артык булуы ачыкланган.
- 2009 елның беренче чирегендә микробиологик күрсәткечләр буенча тикшерү өчен 26 су пробасы алынды, шуларның бишесе канәгатьләнерлек түгел. Чишмә суы сыйфатының микробиологик күрсәткечләр буенча начарлануы турыдан-туры кеше эшчәнлегенә бәйле. Кешеләр чишмә территориясен чүплиләр, мөгезле эре терлек тә иркен йөри. Ә бит шул суны үзебез үк эчәбез. Шуңа күрә чишмәләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту бик кирәкле һәм мөһим эш булып тора, - ди Роспотребнадзор территориаль бүлегенең белгеч-эксперты Б.Котлыев.