Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Министр килде

Узган ел республика игенчеләре алты миллион тоннага җиткән икмәк җыеп алуга ирешкән иде. Ел елга ошамый, быелгы иген уңышы да аның кадәр үк муллыкны ышандырмый. Сәбәбе билгеле – корылык. Алай дип зарлану да урынсыз билгеле. Хәзер безнең алдагы төп бурыч, булган икмәкне вакытында җыеп алып, бәрәкәтен күрү. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та 9 июльдә районга ясаган визитында шул хактагы фикерен җиткерде: –Бар эшне дә җиренә җиткереп эшләп бетерә алдык дип үк әйтеп булмый. Май-июнь айларында 18-26 миллиметр явым-төшем белән чикләнгән районнар да күп булды. Казан арты районнарында хәл берникадәр тотрыклы. Сезнең районны мисалга гына китергәндә дә күңел шатлана торган. Инде игеннәргә исән килеш өлгереп, авыл хуҗалыгы предприятиеләре амбарларына муллык булып кайтырга язсын. Марат Әхмәтов җаваплылыгы чикләнгән “Алан” һәм “Игенче” хуҗалыклары кырларында булып, игенчеләр хезмәтеннән канәгать булуын белдерде.
.Теләче. газетасы.  2009-07-15 10:04:57

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
28 29 30 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом