
Халык мәкален истә тоткан хәлдә, бүген авыл халкы мәш килеп басу-кырларда, урманда, болын-елга буйларында кышка печән әзерли. Дөрес, бу нисбәттән күмәк хуҗалыклар, ширкәтләр эшне күптән төгәлләделәр инде. Алар башка елларга караганда шактый ким булган күпьеллык үләннәрнең беренче катын түкми-чәчми җыеп алдылар. Байтагы үзенең эшче-хезмәткәрләренә процент печәне дә бирергә өлгерде. Шул исәптән җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте дә. Исәпләрендә пай җирләре өчен болын печәне бирү уе да юк түгел. Моның өчен Ачы авылына таба урнашкан 35 гектар мәйдандагы табигый болынлыкта печән чабыла. Әлеге гамәлне “Полесье” комбайнына тагылган КПР-9 агрегаты белән ширкәтнең яшь, әмма өметле механизаторы Илмир Гыймадиев ярдәмчесе Динар Галиуллин белән тормышка ашыра. Бүгенге катлаулы кризис чорында да, сала яшьләре эшләр, яшәр өчен калага омтылганда, Илмирның авылда төпләнеп тырыш, имин, тыныч хезмәт белән көн күрүе бары мактауга лаек. Ул башта тракторда, аннары, машинада эшләгән. Булдыклыгын күреп биш ел элек үзенә “Полесье” комбайнын ышанып тапшырганнар. Ширкәт җитәкчелегенең, авылдашларының өметен аклаган хәлдә, ул бүген дә фидакарь хезмәттә. Бары: “Афәрин, Илмир !”– диясе генә кала. Әлбәттә, ширкәттә кышлыкка печән әзерләү эшләре моның белән генә чикләнми. Әнә янәшәдә генә 102 гектар мәйдандагы табигый болынлыкта бертөркем механизаторлар ширкәт маллары өчен печән әзерли. Көннең үтә эссе булуыннан да зарланмый алар.” Печән өстендә шундый челлә торырга тиеш”,– диделәр алар бертавыштан. Ахырдан шаяртып: “Алайса, бер болын печәнне кайчан җыеп бетерербез соң?”-дип тә өстәп куярга онытмадылар. Бирсен Ходай. Исәпләре- болындагы печәнне өч-дүрт көн эчендә җыеп бетерү. Әлбәттә, моның өчен һава торышының әйбәт торуы кирәк. Калганын механизатор егет-агайларның тырышлыгы һәм техниканың төзеклеге хәл итәчәк. Биредәге хезмәт комплекслы итеп оештырылган. Берәве-печәнне чаба, икенчесе – күпертә, җыя, өченчесе – төргәкли, дүртенчесе – төйи, бишенчеләре – Казаклар фермасы янәшәсенә ташый. Кемнәр соң әлеге уңганнар?! Мәсәлән, күпләрнең остазы, иң тәҗрибәле механизатор Камил абый Мөлеков МТЗ-80 тракторына тагылган КРН-2,1 агрегаты белән яшел, сусыл печәнне теземнәргә салса, ширкәтнең арка терәкләре, урта буын механизаторлар Фәнил Закиров, Тәлгать Миннебаев һәм Радик Арслановлар шулай ук МТЗ-80 тракторына тагылган ПРФ-180 Б җайланмасы белән хуш исле булып кипкән печәнне төргәклиләр. Алар өчен кипкән печәнне ГВК дип аталучы махсус җайланма белән Фәнил Әхмәтҗанов күпертеп, җыйнап теземнәргә сала. Берсе 500 килограммнан йөрүче төргәкләрне машина – тракторларга КУН-10 төягече белән Мөнир Бәширов төяп тора. Аңа шулай ук ферма янына кайтарылган печән төргәкләрен эскерткә өю эше дә йөкләнгән. Ул аларны, иртән, болынга төшкәнче өеп төшә. Фәнил төягән печән төргәкләрен ферма янына МТЗ-1221 тракторы белән Гыйльфан Дәүлиев(бер кайтканда 15 тонна печән алып кайта), КамАЗ шоферлары Ришат Әскаров һәм Мәгъсүт Галиуллиннар ташый. Егетләр кызу йөриләр, Фәнил печән төргәкләрен чак төяп өлгерә. Әлбәттә, ширкәттә кышка терлек азыгы әзерләү эшләре бер печән әзерләү белән генә чикләнмәчәк. Атна-ун көннән берьеллык үләннәрдән сенаж сала башлаячакбыз. Ширкәт зоотехнигы Илнур Гыйльметдинов әйтүенчә, 274гектар мәйданда чәчелгән берьеллык үләннәр мул уңыш вәгъдә итәләр икән. Шулай ук 321 гектар мәйданда чәчелгән кукуруз культурасына зур өмет баглыйлар. – Әкренләп күтәрелеп киләләр. Яңгыры да яуды, җылысы да бар, әйбәт уңыш бирергә тиеш,- ди бу культура турында Илнур. – Көзен коры көннәрдә түкми-чәчми җыеп алырга язсын. Ширкәт бухгалтериясеннән 14 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, биредә траншеяларга 1700 тонна сенаж салынган, 754 тонна печән, 8 тонна яфрак азык әзерләнгән. Ширкәт басуларындагы күпьеллык үләннәрнең мәйданы 673 гектар тәшкил итә. – Сүз дә юк, быел күпьеллыклардагы үлән массасы алдагы елларга караганда кимрәк булды. Ә менә болында печән узган елгысы белән чагыштырганда куерак та, озынрак та. Берьеллык үләннәргә һәм кукурузга зур өмет баглыйбыз. Күңелдә киләсе кышлату чорын исән-имин чыгарлык терлек азыгы әзерли алырбыз дигән ышаныч бар,- ди ширкәттәге терлек азыгы әзерләү һәмәлеге оештыру буенча белгеч, шул ук зоотехник Илнур Гыйльметдинов. “Игенче” ширкәтенең узган ел игенчелектә бернче урын яулавын, кышлату чорында өченче урынга чыгуын исәпкә алсак, быел да бирешмәсләр, алдынгы урыннардан төшмәсләр дигән ышаныч бар. Бүген бу ширкәт дәүләткә 13,2 килограмм сөт сата. Әмма бу ирешелгәннәр алар өчен чик түгел. Ә басуларда күкрәп иген- икмәк үсеп килә. Моңа ширкәттә тулы куәткә әзерлек бара. Бу уңайдан ширкәт үз көче белән Кече Кибәхуҗа авылындагы амбар хуҗалыгын ныгыта, алты берәмлек техника вак таш ташый, чокыр-чакырларны “ямый”, яңа ел ашлыгын кабул итәргә хәзерләнә. Бик тиздән башкалар белән беррәттән, бу ширкәт механизаторлары да урып-җыюга керешәчәк. Көннәр генә матур торсын. Барыбызның да бар теләге шул.
Кире кайт
|
|
|