Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Хәзер үзеңә генә ышанырга кирәк

Удмурт Ташлысында тормыш таләп иткән яңа шартларга бик күнегеп җитә алмаганнар: хәзер эшне үзеңә эзләргә, киләчәк турында уйларга кирәк. Шанслар күп бирелә, ләкин кайсысын сайлыйсың - үзеңнән тора. Әлбәттә, кул кушырып, эчеп йөрү җиңелрәк. Әмма бу авылда да шәхси ярдәмче хуҗалык үсешенә кредитлар, үзмәшгульлек программасы буенча субсидия алучы кешеләр бар.

Кредит алу – җиңел эш түгел

Удмурт Ташлысы авылының старостасы Байзет Бәширов болай ди:

- Кредитлар алырга куркалар, авылда эш юк, кешегә бит әле яхшы үрнәк тә кирәк. Әлегә кызыксыну юк. Кешеләр эшләмәскә күнекте. Быел яз көне дуңгыз балаларын элек тә мал асраганнар алды. Ә асрамаган кеше, шул килеш асрамый - аларның фуражы да, бәрәңгесе дә юк.

Уд.Ташлыдан өч кеше үзмәшгульлек программасы буенча субсидия алган. Егерме сигез яшьлек Борис Вотчинников - шуларның берсе. Ул бизнес-план нигезендә алган акчаларның 20 меңен сыер сатып алуга, ә калган 10 меңен азыкка тотарга җыена. Хатыны Светлана да субсидия алган. Алар ике бозау һәм сыер алганнар, хуҗалыкларын тагын өч баш терлек белән тулыландырасы гына калган. Сыерларны Ырымбур өлкәсендә сатып алырга телиләр, анда алар арзанрак бугай. Борисның йорты авылның читендә тора. Ишегалдында әйбәт сарай бар, күренеп тора – эшкә ныклап тотынган. Киләчәктә өенә янкорма салырга уйлый, төзелеш материалларын сатып алган инде. Аларның Семен Вотчинников белән ике гаиләгә бер тракторлары бар. Авылда күбесе аңардан яз көне бакча сөреп бирергә сорый, Борис берсен дә кирегә бормый.

Вотчинниковлар гаиләсе шәхси ярдәмче хуҗалык үсешенә бирелә торган кредиттан файдаланып, аны кайтарып бетергән инде. Хәзер аларның күптән хыялланган печән чапкычлары бар. Анна Вотчинникова кредитның, акчаны кайтарырга кирәк булса да, эшләргә ярата торган кешеләр өчен яхшы ярдәм булганы турында әйтә. Ә авылда, билгеле булганча, моңа тотынырга бик теләмиләр, чөнки кредитны алу процедурасы авыр, түрәләр коридорлары буенча күп йөрергә кирәк. Анна мәктәптә эшли, ә ире – Хаҗиев фермерлык хуҗалыгында, быел исә чәчү батыры итеп танылган.

Ринат Яруллин да шәхси ярдәмче хуҗалык үсешенә кредиттан файдаланган. Башта дуңгыз балалары алган, аннан соң сыер тотуның файдалырак икәнен аңлаган. Кредитны тиз түләп бетергән. Ул бу эшнең керемле икәнен әйтә. Әлбәттә, куллану кредиты алу җиңелрәк, әмма аның буенча процентлар да югарырак:

- Машинам булмаса, белмим ни эшләр идем. Баулыга бит берничә тапкыр барырга кирәк. Мәшәкатьле эш, шуңа күрә кешеләр кредит алырга курка да 300 меңгә кадәр зур суммалар вәгъдә итәләр, ләкин чынлыкта кредит күләме гаилә кеременнән чыгып билгеләнә. Мин 40 мең генә ала алдым.

Халыкны эчкечелек проблемасы борчый

Староста колхоз рәисе С.Егоров булган чакларны сагынып искә ала. Ул заманда төрле ышануларга карата нинди мөнәсәбәт булганы билгеле. Ләкин Егоров хуҗалыкта һәрвакыт исәпкә кермәгән мал тоткан. Чәчү алдыннан гадәттә үгез чалып, ботка пешерә торган булганнар. Бу йолага бөтен авыл җыелган. Шулай, кешеләр бер хезмәт, бер ышаныч, бер идея белән берләшкән булган.

Редакциядән килгәннәрен ишетеп, кибет янына берничә хатын җыелган. Алар кызып-кызып, газетабызда Троицаны бәйрәм итү турында язылып чыккан мәкалә хакында сөйләшәләр иде. Әлеге мәкаләдә авылда зиратта аракы эчү гадәткә кергәнлеге әйтелә.

- Авылда да, шәһәрдә дә эчүчеләр бар. Нигә безнең турыда язарга? – дип зарланды алар. – Эшләп, яшисе килгән кеше эш таба һәм авылда да әйбәт яши. Ә эшлисе килмәгәннәр, шәһәрдә дә эчәчәк.

Хатын-кызларның берсе, Зинаида Романова, җитмеш яшьлек булуына карамастан, ире белән бергә сарыклар һәм башка төрле мал асрый, умарта тота.

- Эчкән кеше, бәрәңге дә утыртмый, малларны ничек асрасын инде, аларны ашатырга кирәк бит. Картларның пенсиясенә яшиләр, кайберсе бала өчен пособие ала. Алар аз керемле дип атала бит әле җитмәсә. Халык кибет сакларга күнегеп бетте, ә яшьләр - кызлар кич белән сыра эчәләр дә, тарталар, менә шулай хәзер. Авылда яшәргә мөмкин, теләсә кайдан печән чабарга була, ә элек колхоздан салам да алып булмый иде.

Хәзер заманасы башка

Колхоз таркалганнан соң, кешеләрнең чарасызлыктан, эшсезлектән, җыелышып эчә башлаулары турында фикер ишеттем. Алкоголизм исә кешенең тәнен генә түгел, рухын да яулап ала. Бер хатынның сүзләре буенча, әгәр аның акчасы булса, тавык та, казлар да сатып алыр иде. Ләкин үзе, акчасы булу белән үк кибеткә барып, спиртлы эчемлек сатып ала икән.

Потап-Томбарлыда кондитерлык цехы ачылуын игълан иткәннәр, хезмәт хакы да яхшы, тик менә эшләргә теләк белдерүчеләр саны гына аз булып чыккан.

Колхоз булганда әзер тормыш иде: эш янда гына, синең өчен югарыда барысы да уйлап куелган. Ә хәзер хәлләр башкача, күп кеше заманга яраклаша алмады. Бары тик эшлекле һәм актив кешеләр генә төрле инстанцияләргә йөрергә һәм авылда тормышларын җайларга иренмиләр.

 

Удмурт Ташлысында 340 кеше яши. Шуларның 68е – пенсионерлар, 30ы – мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 23е – укучылар. 28 кеше эшсез. 10 гаилә имин булмаган гаилә итеп санала.


Хезмәткә дан  Н.ГӘРӘЕВА. 2009-07-21 13:42:47

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
28 29 30 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом