Криминал-инфо
“Мәк” оператив-профилактик чара кысаларында милиция хезмәткәрләре тарафыннан 60, 14, 6000 кв.метр мәйданлы территорияләрдә мәк һәм кыргый киндер табылып, алар җыеп яндырылды.
18 июльдән 19на каршы төндә Тымытык авылы йортларының берсенә тәрәзә ватып керәләр һәм 2 кәрәзле телефон, ашамлыклар урлап чыгалар. Кайнар эздән тикшерү үткәргән хокук сакчылары каракның беркайда да эшләмәүче шушы ук авылда яшәүче 49 яшьлек хатын-кыз булуын ачыклый.
Кәкре Елга авылында яшәүче бер гаиләдә туган низаг аянычлы төгәлләнә. Ире хатынын кыйнап аңа бик күп яралар ясый, зыян күрүче район үзәк сырхауханәсенә китерелә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.
20 июльдә иртә белән “Дуслык” кибетендә сатып алучыларның берсенең кулыннан аракы шешәсен тартып алалар. Угрының беркайда да эшләмәүче 29 яшьлек Азнакай кешесе булуы ачыклана.
Шул ук көнне эчке эшләр бүлегенең кизү тору частена Әгерҗе мәктәбе каршындагы юл читенә куелган ВАЗ-1111 автомашинасын урлап китүләре турында хәбәр алына. Нәтиҗәдә “Перехват” планы игълан ителеп, милиция хезмәткәрләре чит машинада җилдерергә яраткан 29 яшьлек, Азнакайда яшәүче берәүне тоткарлыйлар.
Кире кайт
|