Гөлнара Вәлиева, Чуаш Кичүе урта мәктәбе укытучысы:
–Сәламәт яшәү рәвешен хәрәкәттән башка күз алдына да китереп булмый. Хәрәкәт – тормыш ул, дип юкка гына әйтмиләр. Без гаиләбездә спортны тормышыбызның аерылгысыз өлеше итәргә тырышабыз. Кыш буе чаңгыда йөрибез, тимераякта шуабыз. Мәктәбебезнең бик әйбәт шугалагы бар. Су коенырга, йөзәргә яратабыз. Әле күптән түгел генә Туапседа булып кайттык, рәхәтләнеп диңгездә коендык.
Дөрес туклану да кеше саулыгы өчен искиткеч әһәмиятле бит. Моны да һәрчак күз уңында тотабыз. Кыздырылган, майлы, артык татлы ризыкларны сирәк кулланабыз. Ә ирем гомүмән кан группасы диетасы буенча туклана. Билгеле инде, тәмәке тарту, эчүчелек кебек яман гадәтләр сәламәт яшәү рәвеше белән янәшә дә тора алмый.
Мин үзем башлангыч сыйныфларда укытам. Укучыларыма да сәламәт тормыш алып бару кагыйдәләрен өйрәтәм. Боларны балаларга кечкенәдән сеңдерү кирәк дип саныйм.
Мәсхүдә Хәмәтшина, Иске Әнҗерә авылы.
–Минем фикеремчә, сәламәт яшәү рәвеше ул беренче чиратта гаиләдәге тынычлык, бер-береңә юл куеп, хөрмәтләп яшәү. Аннан соң тагын кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булу, кешеләрне рәнҗетмәү, тормышыңнан зарланмау.
Николай Игнатьев, район гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы.
–Спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке тарту белән мавыкмаска, спорт белән даими шөгыльләнергә, вакытында үзеңә ял оештыра белергә.
Минемчә, сәламәт яшәү рәвешенең төп кагыйдәләре әнә шулар. Һәм мин мөмкин булганча аларны үтәргә тырышам. Элек-электән иртән йөгереп кайтуны үземә гадәткә керттем. Шулай ук һәр көнне гимнастика белән шөгыльләнәм. Боларны аз гына ташлап торсам да нидер җитмәгәне сизелә башлый. Үзенең саулыгы турында беренче чиратта һәркем үзе кайгыртырга тиеш, дип исәплим. Ә безгә эшебез буенча тиешле формада булу да зарур бит әле. Без даими рәвештә физик һәм хәрби әзерлек буенча сынау үтәбез. Мин аны быел да “бишле”гә тапшырдым.
Надеҗда Льдинова, Югары Колчурино авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре.
–Тормышка шатланып, хезмәтеңнән сөенеч, канәгатьләнү алып, яхшылыкка омтылып һәм өметләнеп яши белү, гаиләдә үзара аңлашу, татулык, иминлек – болар, минемчә, сәламәт яшәүнең аерылгысыз өлешләре. Мин үзем шулай тормыш итәргә омтылам. Ирем, үсеп мөстәкыйль юлга баскан ике улым белән бер-беребезне, гаилә кыйммәтләрен саклап яшибез. Эшемне дә бик яратам. Һәрвакыт кешеләр белән аралашу, аларга төрле мәсьәләләрне хәл итәргә булышу миңа искиткеч канәгатьлек, яшәү көче бирә.
Сәламәт яшәү рәвеше ул, һичшиксез, айнык яшәү. Спорт белән шөгыльләнү дә бик мөһим, билгеле. Без, авыл кешеләре, махсус спорт белән бик шөгыльләнмибез инде анысы. Әмма бит хәрәкәтсез дә тормыйбыз. Иртәдән кичкә кадәр йорт эшләре белән мәшгульбез, терлек карыйбыз, бакчада эшлибез. Әле менә быел кышын бөтен районыбызда спорт бәйрәме игълан ителгәч, күбебез чаңгыга бастык. Мин үзем чаңгы шуудан шундый зур рәхәтлек алдым. Гомүмән, табигать белән аралашуның файдасы әйтеп бетергесез бит.
Таһир Хәйруллин, эретеп ябыштыручы, Хузангай авылы.
– Сәламәт яшәү рәвешенә яшьләрне өйрәтергә кирәк! Югыйсә бит
мәктәп яшеннән тәмәке көйрәтәләр, сыра чөмерәләр. Шуларны күреп йөрәк әрни. Олыларны хөрмәт итәргә дә өйрәтәсе иде яшьләребезне.
Кире кайт
|