Җәй-киеренке эш чоры
Киңәйтелгән атналык киңәшмәгә район оешма-предприятиеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары чакырылган иде. Көн кадагындагы мәсьәләләргә багышланган җитди сөйләшүне район башлыгы Рәфис Галиев алып барды. Ул аны, һәрвакыттагыча, күңелле мизгелләрдән-юбилейлар һәм ирешкән уңышлар белән котлаулардан башлады. Бу юлы әлеге исемлектә “Маяк” газетасында 40 елга якын хезмәт куйган һәм юбилее уңаеннан Казанның меңъеллыгы медаленә лаек булган журналист Әсгать Сәгытдинов, мәгариф өлкәсе маяклары, районның күркәм гаиләләренең берсе-Фәнүзә һәм Зөлфәт Миңнәхмәтовлар, мәдәният хезмәткәре Иван Сергеев, Төркиядә дөньякүләм олимпиадада җиңү яулаган Азнакай кызы Гөлназ Исмәгыйлова бар иде.
Аннары сүз район тормышы мәсьәләләренә күчте. Физкультура, спорт һәм туризм буенча муниципаль учреждение җитәкчесе Сергей Афанасьев район спортчылары ирешкән уңышларга тукталды, шулай ук бер ай дәвамында Азнакай Боз сараенда фигуралы шуу буенча ЦСКА командасының тренировкалар үтәчәген әйтеп узды. Рәфис Фатыйх улы үзебезнең дә берәр тренерның алар белән шөгыльләнеп спортның бу төре буенча күнегү алуы һәм район балаларын фигуралы шууга тарту өстендә эшләү турында тәкъдим белән чыкты.
Мәдәният бүлеге эшчәнлеге турында бүлекнең әйдәр белгече Гөлсинә Хафизованың, Роспотребнадзорның Азнакай филиалы яртыееллык нәтиҗәләре хакында аның начальнигы Илдар Дружковның информацияләре тыңланды. Җәйлектә аеруча кыркыныч тудырган геморрагик бизгәк, чит илләрдән безгә дә янаган дуңгыз гриппы һәм аларга каршы профилактик чаралар бәян ителде.
Торган җиребезне тәртиптә тоту, төзекләндерүне үз контроленә алган район административ комиссиясе секретаре Алсу Шакирҗанова соңгы тикшерүләргә анализ ясады, аеруча проблемалы якларны яктыртты.
Район эчке эшләр бүлегенең штаб начальнигы Руфат Гайнетдинов административ хокук бозуларны ачыклау, кисәтү буенча эшчәнлекләре хакында сөйләде.
Рәсми киңәшмәнең иң җанландырган өлеше, тәгаен, торак пунктларын төзекләндерү юнәлешендә авыл биләмәләре башлыкларының чыгышлары булгандыр. Чалпы авыл биләмәсе башлыгы Илшат Ибраһимов 40 ел дәвамында авылга яшеллек, матурлык, һава чисталыгы биреп утырган бакчаның инде шактый күтәрелеп, хәзер газ, электрүткәргеч линияләргә комачаулык тудыруын, әмма 850 төп агачны тәртипкә китерүнең шактый мәшәкать һәм чыгымнар сораячагын әйтеп мәсьәлә күтәрде. Район башлыгы монда газ, энергетика тармаклары җитәкчеләренең дә җаваплылыгын искәртте: үзләре хезмәт куйган объектларның саклау зонасында тәртип булдыру алар өстендә. Авыллар старосталарының эш практикасы хакында Карамалы җирле биләмә башлыгы Миләүшә Рәшитованың чыгышы тыңланды. (Район газетасында бу алдынгы тәҗрибә һичшиксез яктыртылачак).
Киңәшмәне йомгаклап, район башлыгы урып-җыю барышына тукталды. Май-июнь айларында яңгырлар яумавы чәчүлекләргә зур зыян салды. Районда 35 мең гектар җир корылыктан зыян күрде. Акчага әйләндерсәң, 370 миллионнан артык дигән сүз. Беренче урылгын көшелләр уңышы күрсәткәнчә, гектардан нибары 12 центнер гына чыга. Терлек азыгы хәзерләүдә дә хәл киеренке кала. Мәгълүм ки, азыкның җиткелекле булмавы терлекчелек продукцияләре җитештерүдә дә тискәре чагылыш табачак. Илкүләм килгән корылыкта федераль үзәк тә ярдәменнән калдырмас, дигән өмет тә туа.
Кире кайт
|