Аларны бер үк эш берләштерә, аларның язмышлары охшаш. Таисия Михайловна Гайнуллина, Галина Никитична Таланова, Нина Михайловна Волкова, Антонина Викторовна Гришина, Людмила Архиповна Кузнецова иң хөрмәткә лаеклы һөнәр вәкилләре. Үзләренең 40 ел гомерләрен алар медицинага багышлаганнар.
Нәкъ менә 40 ел элек медицина училищесын яңа гына тәмамлап чыккан биш кыз юллама буенча Биектау үзәк район больницасына киләләр. Ул вакытта аларга 17-18 яшь була. Аларны баш табиб Алексей Павлович Минеев каршы ала. Сөйләшә, тынычландыра, һәрберсенә, белгечлекләрен исәпкә алып, эш билгели. Кызларга тору урынын үзләренә эзләргә туры килә. Башта аларны фатирларга урнаштыралар. Тернәкләнеп китү өчен 32 сум бирәләр, бу акчага сәгатьләр сатып алалар. Ничек инде шәфкать туташы сәгатьсез йөрергә тиеш?
Квартираларда озак яшәргә туры килми, ул вакытта инде Галя Таланова актив җәмәгать эшлеклесе, больницаның комсоргы була, кызлар өчен әле генә бушаган иске прокуратура бинасыннан тулай торак ясау турында кайгырта. Алар үзләре дә тикшерүчеләргә яңа бинага күчкәндә булышалар, кем дә булса йортны тартып алыр дип куркалар. Үзләре ремонтлыйлар, бөтенесен тәртипкә китереп, шунда урнашалар. Операция шәфкать туташы Ольга Матвеевна Доронина күршеләре була. Ул аларга өлкән шәфкать туташы да, остаз да. Хуҗалыкта ни дә бул-са эшләргә кирәкме яки эш буенча булышыргамы – кызлар аның белән.
– Без бүген Ольга Матвеевнаны, Алексей Павловичны, Рахман Хаҗиевичны, Әминә Гыйниятовнаны (без аны Нина Васильевна дип йөрттек) һәм башкаларны рәхмәт хисләре белән искә алабыз, алар безгә һөнәрне үзләштерергә, белгеч буларак ныклап аякка басарга булыштылар, – дип сөйли Антонина Викторовна. – Безнең укытучылар кырыс, үз эшләрен яратучылар иде, безгә шушы сайлаган эшкә тугрылыкны бер тапкыр һәм мәңгегә тапшырдылар
Антонина студент вакытыннан ук хирургия шәфкать туташы булырга, аннан соң институтка укырга керергә хыяллана. Барлык авырлыкларга карамастан, ул үз хыялларын тормышка ашыра. 7 елдан артык ул хирургиядә эшли. Биредә аның тумыштан килгән пөхтә-леге, түземлеге һәм үҗәтлеге ярап куя. Кайчагында операция өстәле янында 5-6 сәгатьләп басып торырга туры килә.
Институтка укырга керер өчен әле тагын урта мәктәпне тәмамлау турында аттестат та кирәк була. Кичке мәктәптә аларны гаҗәпләнеп каршылыйлар һәм бары мәгариф бүлеге мөдире ярдәме белән генә кызлар-шәфкать туташларын 10 сыйныфка алалар. Нина педагогия институтының биология факультетына укырга керергә карар итә, Антонина да аннан үрнәк ала.
Ул вакытта инде гаиләсе, ире һәм кечкенә улы булса да, Антонина институтны уңышлы тәмамлый һәм лабораториядә эшли башлый. Егерме ел, 1988 елдан 2008 елга кадәр Гришина лаборатория мөдире була.
Районның һәм больницаның иҗтимагый тормышын Галина Никитичнадан башка күз алдына китерүе кыен. Шушы барлык еллар эчендә ул профсоюз оешмасы казначее булып тора. Бәйрәмнәр, чаралар оештыру, аларны финанс ягыннан тәэмин итү – монда инде Таланованың оештыручылык һәм аналитик фикер йөртү сәләтләре кирәк.
Ә моннан тыш ул физио-терапия кабинетының алыштыргысыз белгече. Монда дистәләгән катлаулы электр приборлары бар, аларны Галина Никитична үзенең биш бармагы кебек белә. Пациентларны электр токлары һәм дарулар гына түгел, белгеч-физиотерапевтның кайгыртучан мөнәсәбәте, игътибары һәм яхшы күңелле булуы да дәвалый.
Нина Михайловнага башта Мәмдәл больницасына юллама бирәләр. Бер елдан соң аны район больницасының терапия бүлегенә күчерәләр. Шулай да аның күңеле кечкенә пациентларга тартыла. Ул нәниләрнең иң көйсезләренә дә ярдәм итә белә. Әти-әниләр дә аңа киңәш һәм ярдәм сорап теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә. Менә өч дистә ел диярлек Нина Михайловна балалар бүлегендә эшли, кечкенә пациентларга күңел җылысын бирә.
Таисия Михайловна район үзәк больницасында эшләгән елларында берничә белгечлек үзләштерә. Хезмәт юлын ул поликлиниканың регистратурасында башлый. Остазы Әминә Гыйниятовна Мирзабековадан ул кешеләр белән эшләү тәҗрибәсен үзләштерә, җаваплылык хисен үрнәк итеп ала. Күп еллар буе йогышлы авырулар бүлеге шәфкать туташы була, анда аның белемнәре генә түгел, тәҗрибәсе, тумыштан килгән пөхтәлеге, игътибарлылыы, җыйнаклыгы да катгый таләп ителә. Соңгы егерме елда Таисия Михайловна рентген-лаборант булып эшли. Аның төгәл һәм тиз эшләве табибларга тиз арада диагноз куярга һәм кирәкле дәвалауны билгеләргә ярдәм итә.
Людмила Архиповна – терапия бүлеге шәфкать туташы, аның эше, мөгаен, иң мәшәкатьле һәм тынгысызыдыр. Дүрт дистә ел буена тупланган зур тәҗрибә, гамәли күнекмәләр аңа үзенең җиңел булмаган вазифаларын тел-теш тидермәслек итеп башкарырга мөмкинлек бирәләр. Төнге кизү торуларны, зур нагрузканы ул үзенең ихтирамга лаеклы һәм кешеләргә гаять кирәкле һөнәренең төп өлеше дип саный.
Галина Никитична, Антонина Викторовна, Таисия Михайловна, Людмила Архиповна һәм Нина Михайловна ихтирамга лаеклы төпле кешеләр булдылар. Аларның зур тату гаиләләре бар. Яшьлек елларындагы кебек, алар әле дә үзара дуслыкны югалтмыйлар, кирәк булганда, бер-берсенә ярдәм кулы сузалар Аларның балалары да бергә укыдылар, оныклары мәктәпкә йөриләр.
Соңгы вакытта больницада уңай үзгәрешләр бара, заманча җиһазлар кертелә. Эшләү дә кызыклырак, нәтиҗәлерәк.
Пенсия яшенә җитсәләр дә, безнең медиклар яраткан эшләреннән аерылырга җыенмыйлар. Барыннан да бигрәк, бу эш кешеләргә кирәкле булганга һәм үзләренә шатлык китергәнгә.
Рәсемдә: Таисия Гайнуллина, Галина Таланова, Нина Волкова, Антонина Гришина һәм Людмила Кузнецова.
А. Тимонин фотосы.
Кире кайт
|