Ун ел элек бүлекчәнең начальнигы итеп Рәшит Гомәр улы Бикмуллин билгеләнде, моңа кадәр ул районның финанс бүлеген җитәкләде. 3 августтан район финанс бүлеге хезмәткәрләре исәбеннән беренче казначылык кадрлары да билгеләнә. Болар Наталья Анатольевна Савинова, Роза Әкрам кызы Ибраһимова, Валентина Викторовна Анастасьева, Лилия Евгеньевна Ганиева. Алар җилкәсенә Территориаль бүлекчәне торгызу авырлыклары да төште. ТР Финанс министрлыгының Территориаль казначылык бүлекчәсе бүген район бюджетына һәм 29 авыл җирлеге бюджетына хезмәт күрсәтә, аларга 240 шәхси һәм 90 исәп-хисап счеты ачылды. Районның 61 мәктәбенә генә 37 төп һәм 23 бюджеттан тыш шәхси счет ачылды, 35 мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә – 70 шәхси счет, 3 музыка мәктәбенә 6 шәхси счет, торак милекчеләре ширкәтенең һәм безнең районның күпквартиралы йортларын ремонтлау буенча идарә итүче компаниянең 6 исәп-хисап һәм 36 шәхси счетлары. Бюджеттан акча алучылар буларак 53 авыл мәдәният йортлары, 2 музей, 45 китапханә, 2 больница, 6 амбулатория һәм 49 фельдшерлык-акушерлык пункты исәпкә алынды. 13 республика оешмасына хезмәт күрсәтелә, аларга 25 шәхси счет ачылды.
Территориаль бүлекчә бюджетларны башкаруны контрольдә тоту вазифаларын да үти. Барлык бүлекләрнең бердәм эше районның муниципаль берәмлекләренең бюджетка карата вазифаларын үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкаруны тәэмин итә. Документларны дөрес рәсмиләштерүгә югары таләп бюджет акчаларын нәтиҗәле сарыф итәргә мөмкинлек бирә. Чыгымнарны түләүгә гаризаларны үз вакытында бирү, шулай ук бюджет учетын автоматлаштыру өчен бинада бюджеттан акча алучыларга операция залы оештырылган.
Соңгы елда барлык авыл җирлекләре һәм районның муниципаль учреждениеләре дәүләт власте органнарының бердәм республика челтәренә тоташтырылдылар. Шуның аркасында бухгалтерлар казначылык программалар комплексларында онлайн режимында эшләү, шулай ук электрон төрдә бюджет, салым һәм статистика отчетларын тапшыру мөмкинлеге алдылар. Хәзер бюджет учреждениесе бухгалтеры казначылыкка килмичә генә касса чыгымнарын башкара ала.
Территориаль казначылык бүлекчәсе зур түгел, штат расписаниесе буенча барлыгы 16 кеше. Хезмәткәрләргә таләпләр бик югары: иң мөһиме – профильле югары белем һәм эшчәнлекнең төп төре буенча хезмәт стажы булу. Ә хәзер монда конкурс нигезендә генә эшкә урнашырга мөмкин. Нигездә бу учреждениедә гүзәл затлар эшли.
2005 елда җитәкче итеп Наталья Анатольевна Савинова билгеләнде, ул моңа кадәр Территориаль казначылык бүлекчәсенең бюджетларны башкару бүлеге начальнигы булып эшләде.
Казначылыкның Территориаль бүлеген торгызу, бюджетларның казначылык башкаруы барышын оештыру аның җилкәсенә төште. Районның финанс бүлегендә 7 ел һәм Территориаль бүлектә 10 ел эшләп, 17 ел гомерен финанс системасына багышлады. Ул Гөлсинә Хисмәт кызы Хәкимуллина җитәкчелегендә бик зур тәҗрибә туплаган, документларны үз вакытында һәм җиренә җиткереп тутырырга, эштә таләпчән булырга өйрәнгән.
Валентина Викторовна Анастасьева әлеге системада 32 ел эшли: район финанс бүлегендә 22 ел(җитәкче урынбасары, баш бухгалтер булып – 21 ел) һәм Территориаль бүлекнең исәп һәм отчет бүлеге начальнигы булып 10 ел. Аның буйсынуында районның барлык бюджеттан акча алучы оешмалар буенча исәп-хисап алып баручы 4 хезмәткәр. Биектау авыл җирлегеннән күчкән Зөлфия Галимова бу бүлектә күп еллар эшләде.
Бюджетларны башкару бүлегендә җитәкче урынбасары Гөлнара Рөстәм кызы Зарипова җитәкчелегендә 7 кеше эшли, бюджет процессы аның сизгерлеге, игътибарлы эшчәнлеге белән тормышка ашырыла. Бюджетларның барлык дәрәҗәләрен башкару буенча казначылыкның төп эшен шулар алып бара һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын түләү, салымнарны күчерү, коммуналь түләүләр, мәҗбүри медицина страхованиесе буенча медикаментларга, мәктәпләр, балалар бакчалары, больницалар өчен азык-төлеккә үз вакытында түләү дә аларга бәйле. Эльнара Ибнеева, Лилия Ганиева финанс системасында күп еллардан бирле эшлиләр.
Биредә бердәнбер егет бар, ул – җитәкче урынбасары Евгений Тимонин. Евгений Александрович Территориаль бүлекнең генә түгел, нигездә бөтен районның мәгълүмат системасына хезмәт күрсәтә. Авыл җирлекләре, муниципаль һәм республика буйсынуындагы оешмалар, шулай ук кайбер федераль структуралардан торган дәүләт власте органнары республика челтәренең Биектау сегменты аның җитәкчелегендә эшли.
Лариса Васильевна Шәйдуллина кебек белгечнең хезмәте югары бәяләнә, ул төзелештәге расценкаларны тикшереп кенә калмый, ә объектларга барып, контроль үлчәүләр дә уздыра. Аның тырышлыгы белән соңгы ике елда документларны тикшерү буенча 5220 мең сум һәм контроль үлчәүләр буенча 1850 мең сум акча янга калдырылган. Әлеге акчага өстәмә эшләр башкарылган һәм тиешле төзәтүләр үткәрелгән.
Территориаль казначылык бүлеге 10 ел эшләү дәверендә аның күп хез-мәткәрләре башка эшкә күчтеләр. Әзерлекле кадрлар район банкларына бик кирәк. Хәзерге вакытта анда Территориаль бүлек оештырылганда ТОДКда булган Радик Хәсәншин, Светлана Евстифеева, Татьяна Тюрина эшли. Рамил Уткузов һәм Елена Демина ТР һәм РФ Хисап палатасында эшлиләр, Роза Әкрәм кызы Ибраһимова Федераль казначылыкта эшләде, ә хәзер аның, финанс инспекторы буларак, эш тәҗрибәсе районның финанс-бюджет палатасында бик тә ярап куйды.
Районның финанс-бюджет палатасы белән бергә нәтиҗәле эшләү куелган барлык бурычларны тормышка ашыруны һәм муниципаль берәмлекләрнең бюджет йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итә.
2008 елгы йомгаклар буенча ТР Финанс министрлыгы казначылыгы Департаментының Биектау районы Территориаль бүлеге (ТОДК) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан Рәхмәт хаты алды.
Рәсемдә: Биектау районындагы Территориаль казначылык бүлеге коллективы.
А.Тимонин фотосы.
Кире кайт
|