Баулы районында корылык нәтиҗәсендә күрелгән зыян 130 млн. сумлык дип исәпләп чыгарылган. ТР премьер-министры урынбасары М.Әхмәтовның Баулы аграрийлары белән булган очрашуында сүз шул турыда да барды.
Чәршәмбе көнне Баулыга Татарстан Президенты М.Шәймиев килә дигән хәбәр яшен тизлеге белән таралып, халыкта зур кызыксыну уяткан иде. Ләкин республиканың көньяк-көнчыгышында корылык нәтиҗәләрен үз күзләре белән күрүне максат итеп куйган Президентка, Сарман һәм Азнакай районнарында булганнан соң, ашыгыч рәвештә Мәскәүгә китәргә туры килгән. Шуңа күрә Баулы районына Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзе генә килде. Кызылъяр, Исергәп, Покровский Урыстамак, Томбарлы авыл җирлекләре территорияләрендәге хуҗалыкларның басуларын карап чыкканнан соң, ул “Берлек” җәмгыяте һәм “Хаҗиев” фермерлык хуҗалыгы ызанында район аграрийлары һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Марат Готыф улы иң беренче итеп алдагы көнне Президент белән булган районнарда күргәннәре турында фикерләрен белдерде:
– Төрле басуларны күрдек. Кырларын шәмәхәләндереп билчән басып китүне корылыкка сылтарга тырышучы җитәкчеләр дә булды. Ләкин Президент чыгарган нәтиҗә мондый: игенчелек культурасы булган, тиешле күләмдә ашламалар кертелгән, үсемлекләрне саклау чаралары кулланган хуҗалыкларга корылыкның тискәре нәтиҗәсе күпкә кимегән.
Ә Баулы районы турында министр болай диде:
– Мин сезнең ничек эшләгәнегезне яхшы беләм. Бүген басуларны караганнан соң сезне тәнкыйтьләрлек сәбәпләр күрмәдем. Булган мөмкинлекләрнең барысын да файдаланырга тырышкансыз. Ләкин сезне минераль ашламаларны күбрәк кертергә генә күндереп булмый.
Аңлыйм, кыйммәт. Ашлама җитештерүчеләр аны безгә дә экспорт бәясе белән сата. Ашлама кертүне уртача республика күрсәткече дәрәҗәсенә җиткерсәгез дә яхшы булачак. Сезнең район Ырымбур торбасы дип аталган табигать шартлары аерата катлаулы булган урында урнашкан. Яңа меңьеллыкның тугыз елы үтте, шуның 8е - республика игенчеләре өчен уңай ел булды, ә менә сезнең районга килсәк, 9 елның 5сендә табигать шартлары начар. Шуңа сезгә көзге чәчү мәйданнарын мөмкин кадәр күбәйтергә, Ырымбур, Башкортстан климатына яраклашкан культураларны күбрәк чәчәргә кирәк.
Очрашуга килүчеләрне, әлбәттә, корылык нәтиҗәсендә зыян күргән авыл хуҗалыгы тармагына хөкүмәттән ярдәм булырмы, дигән сорау борчый иде. Министр аңа да тулы җавап бирде. Республика җитәкчелеге бу мәсьәлә буенча РФ Премьер-министры В.Путинга мөрәҗәгать иткән. Язгы чәчүгә тотылган чыгымнар өлешчә компенсацияләнергә мөмкин. Ләкин моның өчен әле бик күп документ эше башкарырга кирәк, булган очракта, ул акча ел азагында гына адресатларына барып җитәчәк. Шуңа күрә быел көзге чәчү эшләрен башкару хуҗалыкларга җиңел булмаячак. Республика хөкүмәте ашламалар белән генә ярдәм итәчәк, ә менә ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителешне урыннарда кайгыртырга туры киләчәк.
Министр, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны кредитлау өстендә күбрәк эшләргә, ә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен халыкка салам, икмәкне жәлләми өләшергә өндәде. Аннары, Томбарлы хуҗабикәләре әзерләгән әйрәннән авыз иткәннән соң, саубуллашып юлга кузгалыр алдыннан болай дип өстәде:
– Эшләнеп җитмәгән эшләрне корылык белән генә акларга тырышмагыз. Бу ел игенчеләргә зур сабак бирде. Башкарган эшләрегезне анализлагыз, нәтиҗәләр ясагыз, киләсе елларда аларны кабатламаска тырышыгыз.
Кире кайт
|