Илһамия Кутусова, Нөркәй авылы мәдәният йорты директоры:
– Узып баручы атна минем өчен аеруча сөенечле – барлык мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Мәдәният йортларының узган елгы эш нәтиҗәләре буенча безнең авыл мәдәният йорты алдынгы урынны алды. Гомумән, бу араларда минем өчен шатлыклы вакыйгалар күп булды. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан үткәрелгән смотр-конкурста район күләмендә I урынны яуладык. Шулай ук Бөек Җиңүгә багышланган “Утлы еллар” шигырь конкурсында Алия Хаҗиева районда III урынга лаек булды. Кызым Гөлназ “Озын толым” конкурсында II урынны алды. Авылыбызда сәнгатькә гашыйк, һәр мәдәни чарада актив катнашучы кешеләр шактый. Үткән шимбәдә шундыйларның берсе – Әхсән Шәрәфетдиновның гомер бәйрәмен үткәрдек. Әхсән абый бик матур бии, спектакльләрдә уйный, сәхнә ветераны. – Ә шәхси тормышыгызда? – Кызым Гөлназ, улым Илназ да сәнгатькә гашыйк. Гөлназ Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесында укый, шушы көннәрдә Илһам Шакиров юбилее уңаеннан үткәреләчәк конкурста катнашу хокукын яулады. Бүгенге көндә ул бик ныклап әлеге конкурска әзерләнә. Илназ 9 нчы класста һәм Сарман сәнгать мәктәбендә укый, гитарада уйнарга ярата. Гаиләмдә барысы да яхшы һәм иң зур шатлыгым – шул.
Кире кайт
|