Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Министр үзе тәбрикләде.

 
Шушы көннәрдә почта һәм элемтә үзәкләрендә эшләгән сугыш һәм тыл ветераннарын тәбрикләү, аларга Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан медальләр тапшыру тантанасы булды. Әлеге чарада ТР информатизация һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов, ТР элемтә хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Раиса Беседина, “Татарстан почтасы” директоры урынбасары Владимир Никулин, Арча элемтә үзәге начальнигы Нәзир Ногомановлар катнашты.
Чәчләрен чал сарган өлкәннәр хөрмәтенә нинди генә матур сүзләр әйтелмәде бу көнне:
-Мин сезне ихлас күңелемнән тәбрик итәм һәм үземнең рәхмәтләремне җиткерәм,- диде аларга министр. – Дәһшәтле сугыш елларында да элемтә үзәкләрендә тырышып хезмәт иткән мөхтәрәм затлар бит сез. Бүгенге көндә тормышыбызга яңа мәгълүмати технологияләрнең үтеп керүендә сезнең өлешегез бихисап. Хәзер элемтә өлкәсендә барлык проблемалар да артта калды. Кәрәзле телефоннар, интернет челтәрләре – болар барысы да һәр йортта диярлек бар. Балаларыгыз, оныкларыгыз белән даими аралашып тору өчен мөмкинлекләр тудырылган. Бездә ветераннар хәрәкәтенә аеруча зур игътибар бирелә. Республиканың барлык районнарында да почта элемтәсендә эшләгән өлкәннәр белән очрашулар оештырабыз. “Үзенең үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, - диләр. Сәламәтлектә, якыннарыгызның игътибарын тоеп озын-озак яшәргә язсын иде сезгә, ветераннар.
Өлкәннәрнең күбесе хат ташучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Өлгедән Хатирә апа Салихова, Нырьядан Тәэминә апа Фәйзуллина, Иске Кенә Юмьядан Елизавета Денисова, Янсыбыдан Бану апа Нурмөхәммәтоваларның эш стажлары өч дистә елга якын.
-Бик авыр елларда эшләдек. Күпне күрдек. Транспорт юк, җәяү йөрисе. Өчпочмаклы хатларны, бандероль-посылкаларны вакытында аралап, ияләренә ирештерергә кирәк. Беркайчан зарлануны белмәдек, тырышып хезмәт иттек. Хәзер, Аллага шөкер, рәхәт яшибез. Алга таба да тормышлар имин булсын иде,- диләр алар.
 Сәгыйтова Клара Гыйният кызы почта бүлекчәсе начальнигы урынбасары вазыйфасын башкарган.
-Бу көннәрне күрүемә бик шатмын,- ди ул. – Хезмәттәшләрем белән ел саен очрашабыз, безне онытмавыгыз өчен мең рәхмәт.
Тантанада район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина да катнашып чыгыш ясады:
–Районыбызның сугыш һәм тыл ветераннарына медальләр тапшыру узган елның 22 декабреннән башланып китте. Бүген исә почта элемтәсендә фидакарь хезмәт куйган өлкәннәребезне тәбриклибез. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Исән–сау булып Җиңүнең 70 еллыгын да бергә каршыларга язсын.
Чәй өстәле артында узган бәйрәм чарасы район мәдәният йорты үзешчәннәренең моңлы җырлары белән үрелеп барды.

Хезмәт даны  Алсу ИДРИСОВА, Фаил ЗӘЙНУЛЛИН (фото) 2010-03-26 14:17:12

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
30 31 01 02 03 04 05
06 07 08 09 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 01 02 03



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом