Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Әгәр пенсиягә ерак булмаса

Газетабыз редакциясендә «Булачак пенсионер атнасы» чаралары кысаларында түгәрәк өстәл булып узды.

Районда пенсия фонды идарәсе инициативасын яклап, булачак пенсия темасына аралашу өчен без предприятие җитәкчеләрен һәм 2010-2015 елларда пенсиягә чыгачак муниципаль хезмәткәрләрне җыйдык. Идарә белгечләре Ирина Егорова һәм Гөлшат Хасянова картлык буенча пенсия, кирәкле документларны китерү исемлеге һәм вакыты, хезмәт кенәгәсен рәсмиләштерү, хезмәт пенсиясен валоризацияләү, аларны хисаплау структурасы турында аңлаешлы һәм җентекле итеп сөйләделәр, булачак пенсионерларның барлык сорауларына җаваплар бирделәр.

 

Аларның чыгышларын пенсия фонды идарәсе начальнигы Ирина Большакова тулыландырды. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар кайбер сораулар буенча өстәмә мәгълүматлар һәм аерым консультацияләр алдылар.

 

Районда бу чарага кадәр пенсия фонды идарәсе башкарма комитетның утырышлар залында киң аудитория өчен киңәшмә үткәрде.

 

Идарә белгечләре хәзерге заман пенсия мохитында барлык катнашучыларның хокукларына һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләрне, үзеңнең булачак пенсия күләмен арттыру мөмкинлекләрен киң итеп яктырттылар. Акция кысаларында пенсия фонды идарәсе тарафыннан әлеге семинарга шәһәр һәм район предприятиеләре бухгалтерлары һәм кадрлар бүлеге хезмәткәрләре чакырылган иде.

 

Белгечләр чыгышында булачак пенсионерның документларын алдан тикшерү максатында, пенсиягә хокуклы булганчы (өстәмә документлар җыю, кирәге булса яки документларны рәсмиләштергәндә ачыкланган кимчелекләрне бетерүгә вакыты булсын өчен) 3-6 ай алдан яшәү урыны буенча идарәгә мөрәҗәгать итә алачагына аерым басым ясалды. Очрашуда катнашкан һәр кеше тупланма өлешкә өстәмә иминият взнослары күчерү хисабына булачак пенсияне арттыруга мөмкинлек бирүче пенсияне өстәмә финанслауның дәүләт программасында катнашу буенча тулы мәгълүмат алды.


Тәтеш таңнары  А. Александров 2010-03-26 14:22:06

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
30 31 01 02 03 04 05
06 07 08 09 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 01 02 03



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом