tuganyk@yandex.ru
Баш редактор: Җамалтдинова Резидә Ринатовна.
Адрес: 422470, Иске Чүпрәле, колхоз урамы, 5 нче йорт.
Тел: (275) 2-26-42.
Чүпрәле муниципаль район газетасы "Туган як" 1933 елда оешкан. 3900 данә гомуми тираж белән татар һәм һәм чуваш телләрендә (татарча 2285, чуваш телендә-1684 данә , А- 3 форматында) чыга. Газета Казан шәһәрендә "Идел Пресс" ДУПсендә басыла. Тираж буенча газетаны район халкының 60 проценты укый.
Авыл тормышы, игенчеләр, терлекчеләр проблемалары, икътисад һәм алдынгы технология, мәдәният, спорт, гомум белем бирү мәктәпләре, инвалидларны, ялгызларны, картларны социаль яклау- газетаның аерылгысыз йөзе.
"Туган як" газетасы каршында эшләп килүче "Бөреләр" әдәби берләшмәсе, язучылар һәм журналистлар хәзерләүнең башлангыч мәктәбе. "Хатлар яздым утырып", "Сәламәтлек", "Гаилә", "Туган ягым яшел бишек", "Каләмдәш" сәхифәләре укучыларының актив катнашында чыгып килә. "Туган як"- ул идеологик үзәк, тәрбия мәктәбе, яшь каләмчеләр өчен әзерлек биеклеге һәм халык трибунасы да. |