Sabatv@rambler.ru
 "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе дэулэт учреждениясе Саба районы хакимияте башлыгынын 2000 елнын 6 июнендэге 165-п номерлы карары белэн оеша хэм шул коннэн алып, Саба хэм курше-тирэ районнарга "Саба дулкыннары" радиосы сойли башлый, Сабада "Саба дулкыннары" телевидениесе тапшыруларын халыкка житкерэ. Саба радиосын буген коннен телэсэ кайсы вакытында тынлап булса, телетапшыруларын Яна гасыр каналыннан кичен курергэ момкин хэм ул элеккеге кебек Сабада гына курсэтеп калмый, э радио шикелле ук курше районнарга тарала, хэтта Киров олкэсенен кайбер районнарында да карыйлар. Телерадиокомпания 6 ел эшлэу дэвамында башка районнарда барлыкка килгэн радио-телевидениелэргэ остаз, халыкка торледэн-торле мэгълумат житкеруче, район яналыкларын республика радио-телевидениелэрендэ яктыртучы булды. "Саба дулкыннары" журналистлары республика кулэмендэ утуче конкурсларда катнашып бик куп дипломнар хэм башка булэклэр алдылар. Телерадиокомпаниянен адресы: Байлар Сабасы, Закир Йосыпов ур.22. Телефоннар: 8(262) 2-43-11, 2-33-69, 2-31-11 Электронный адрес-- Sabatv@rambler.ruТел: (8-262) 2-43-11 Адрес: с. Богатые Сабы, ул. З.Юсупова,22 
Хисамиев Камил Фэмедтин улы. 1982 елнын 19 февралендэ Саба районы Тенеки авылында доньяга килэ. 1999 елда КДУнын журналистика факультетына укырга керэ. 2000-2001нче елларда "Казан" радиосында эшли, 2004нче елдан "Ватаным Татарстан" газетасы корреспонденты. 2005нче елнын апреленнэн "Саба дулкыннары"на директор итеп билгелэнэ.Жэмэгате Голназ белэн Тенеки авылында эти-энисе гаилэсендэ яши. 
Хисматова Лэйсэн Азат кызы. "Саба дулкыннары" ТРКсынын телевидение булеген житэкли. КДУнын филология факультетын тэмамлаган. 2002нче елда "Интерньюс" агентлыгы оештырган курсларда белемен камиллэштергэн. Саба районы Шекше авылында ире Ришат белэн Эмир атлы егет устерэлэр. 
Якупова Милэушэ Фэрэгать кызы. Белгечлеге буенча югары белемле филолог. Телерадиокомпаниядэ 2000елдан бирле эшли. Кызыксынучан, эзлэнучэн, яналыкка омтылучанлыгы белэн аерылып тора. "Татарстан дулкынында" фестивале дипломанты. Кияудэ -- ире Ростэм белэн бер кыз хэм бер ул устерэлэр.  Галявина Раилэ Ринат кызы. 2000 елда КДУнын журналистика факультетын тэмамлап, шул ук елны яна гына ачылып килгэн "Саба дулкыннары" ТРКсына эшкэ урнаша. "Татарстан дулкынында" фестивале жинучесе. Ире Альфред белэн бер кыз тэрбиялэп устерэлэр. 
Мифтахов Рафаэль Рафит улы. Телерадиокомпаниянен телевидение булегендэ эшли. Кирэк булганда оператор вазыйфаларын да башкара, монтажны да тиз арада эшлэп куя. Шулай ук телевидение тапшыруларын эфирга чыгару да анын остендэ. rafacop@rambler.ru ICQ 234 132 576 
Вафина Лилия Ильфир кызы. Нэселлэре белэн хэбэрче хонэрен сайлаган Салаватуллиннар берсе дэ журналистикага хыянэт итэ алмый. Белеме буенча педогог булса да, Лилия 2000 елдан телерадиокомпания оештыруда зур коч куя. Республика кулэмндэ узган "Эшмэкэрлек" конкурсы дипломанты.Ире Фэрит белэн бер ул тэрбиялилэр. 
Мухиев Наиф Наил улы. "Саба дулкыннары" ТРКсынын инженер-программисты. Оператор эшен дэ, монтаж эшен дэ яхшы белэ. Эфир чыгаруда да катнаша. Коллективта уз кеше. naif33@xaker.ru ICQ 245-132-576 
Кашапов Фаил Мохэммэтдин улы. "Саба дулкыннары"да быелнын август аеннан оператор булып эшли башлады. Шул ук вакытта Казан Банк коллияте студенты. dj-faika@mail.ru 
Шамсевалиева Голназ Илдар кызы. 2004нче елдан "Саба дулкыннары" радиосы дикторы. Югары белемле, КДУнын филология факультетын тэмамлаган. Эфирда йогерек тавыш белэн сойли, тавышы ягымлы. Район кулэмендэ оештырыла торган кичэлэрне алып бара. Кияудэ тугел. 
Галявина Милэушэ Гыйлемхан кызы. 2004 елда КДУнын журналистика факультетын тэмамлый. телерадиокомпаниянен радио булегендэ 2005 елдан эшли. Кияудэ, ире Фэргать белэн бер ул устерэлэр. Гарипова Люция Хэниф кызы. 2004 елнын апрель аеннан "Саба дулкыннары2на референт булып эшкэ алына. Характеры буенча тыныч, оптимист. Хэрдаим белемен кутэрук хэм камиллэштеру остендэ эшли. Ире Илгизэр белэн бер ул хэм бер кыз устерэлэр.
|