Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Якты юл

  Газетаның баш мөхаррире - Инзилә Маннур кызы Әхмәтгәрәева. Җаваплы сәркатип - Рәзинә Миңнеәхмәт кызы Хәсәнова. 1976 елның 30 августыннан КПСС Үзәк комитеты карары нигезендә яңа оештырылган Тукай районында саф татар телендә беренче мөстәкыйль "Якты юл" газетасы чыга башлады. Ул, рус теленә тәрҗемә ителеп, "Светлый путь" газетасы булып рус телле укучылар өчен чыкты. Газетаның мөхәррире итеп СССРның Язучылар берлеге әгъзасы Д. Вагыйзов билгеләнде. Иҗат коллективы Р. Вәлиев, Г. Гайфетдинов, Х. Хөснуллин, Х. Шафигуллин, З. Нәбиуллина, Ф. Сәйфетдинова, М. Гыйльманова, Ф. Шәйхетдинов кебек тәҗрибәле һәм сәләтле каләм осталарыннан оешты. Редакция елдан-ел яңа иҗади көчләр белән тулылана тора. Коллективка журналист дипломы алып, югары партия мәктәбен тәмамлаган И. Диндаров, Н. Хәбибуллин, Г. Харисова һәм Х. Гомәровалар килеп кушыла. Күбесе үзләре иҗат коллективлары җитәкчеләре булдылар. Газетаның беренче саныннан ук Э. Касыймов, К. Сибгатуллин, Г. Кашапов кебек күренекле язучылар аның актив хәбәрчеләре булып китә. Район һәм шәһәр халкы арасында газета зур популярлык казанды. Районның оешуында һәм аның икътисадын ныгытуда ул гаять әһәмиятле роль уйный. Газета битләрендәге язмаларда милли мәдәният һәм тел үсешенә, район тормышын яктыртуга зур игътибар бирелә. Газета күптөрле дипломнар белән бүләкләнде. Дүрт хезмәткәре - "Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек булдылар, күбесе - "Камаз төзелеше ударнигы" билгесе белән бүләкләнделәр. Газетаны оештыручы - "ТР массакүләм мәгълүмат чаралары буенча "Татмедиа" агентлыгы" дәүләт учреждениесе. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге законнарны үтәүгә күзәтчелек итүне федераль хезмәтенең Идел буе идарәсендә теркәлде. Теркәү номеры - ПИ № ФС 7-3747. Газета атнага өч тапкыр чыга. Татарчадан русчага тәрҗемә ителә. Безнең адрес: 423807, Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46 нчы йорт. Баш мөхәррире - Инзилә Маннур кызы Әхмәтгәрәева. Телефоннар: баш мөхәррир - 70-17-58, мөхәррир урынбасары, хатлар һәм масса эше, яшьләр, спорт, информация бүлекләре - 70-17-43, авыл хуҗалыгы бүлеге - 70-25-48, бухгалтер - 70-17-58, җаваплы сәркатип, тәрҗемәчеләр, корректорлар, газетаны компьютерда эшләүчеләр - 70-16-86.
ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
24 25 26 27 28 29 30
01 02 03 04 05 06 07
08 09 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 01 02 03 04

ЯҢАЛЫКЛАР

09-09-2008 10:50 / " Якты юл "
Мамыктай итеп эшкәртә
.Кама. агрофирмасы кырларында игеннәрне урып-җыю, саламын ваклап ашлама итеп тарату артыннан ук туфрак катламын әйләндермичә, өстән эшкәртү алымы киң кулланыла.
 
09-09-2008 10:49 / " Якты юл "
.ч ел эчендә тораклы булу хыялмы әллә чынбарлыкмы?
Чираттагы брифингта сүз республикада торак төзү һәм аны куллануга тапшыру турында барды. Аны ТР Премьер-министры Р. Миннеханов алып барды. Агымдагы елны. сигез аена республикада 1,4 млн. кв метр торак сафка бастырылды, бу планны. 64,6 процентын т.шкил ит..
 
09-09-2008 10:48 / " Якты юл "
Кыр эшл.ре к.нд.леге
Район авыл ху.алыгы ..м азык-т.лек идар.сенн.н алынган м.гъл.матларга караганда, 8 сентябрьг. район буенча барлыгы 47641 гектардагы б.ртекле культураларны. 40066 гектарыннан (84 процент) 1384953 центнер ашлык суктырылып, амбарларга кайтарылган. Район буенча у.ыш гектарыннан уртача 34,6 центнер т.шкил ит..
 
09-09-2008 10:48 / " Якты юл "
Б.р..ге алуга керештел.р
.Чаллы яшелч.се. .Ч. агрофирмасында б.р..ге барлыгы 200 гектар м.йданны били. Б.генге к.нг. 819 тонна у.ыш .ыеп алынган, шуны. 260 тоннасы сатуга .иб.релг.н.
 
09-09-2008 10:46 / " Якты юл "
Хезмәт династияләре
5 сентябрь көнне Биклән мәдәният йортында .Хезмәт династияләре. конкурсы булып узды. Анда 4 гаилә: Теләнче Тамак авылыннан Хәлимов-Арслановлар . укытучылар династиясен, Яңа посёлогыннан Шәйхетдиновлар, Мерәс авылыннан Сәйфуллиннар . игенче-механизаторлар династиясен һәм Иске Абдул авылыннан Хуҗиннар . терлекчеләр династиясен тәкъдим иттеләр.
 
09-09-2008 10:44 / " Якты юл "
«Тукран тәүбәсе» бирүчеләр
Агымдагы елның 8 аенда төрле җинаятьләр эшләп шартлы рәвештә хөкем ителгән 258 кеше Тукай районы буенча 41нче номерлы җәзаларны башкару инспекциясендә исәптә тора. Үзләренә йөкләтелгән таләпләрне үтәмәгән, 12 исәптә торучы җинаятьче иректән мәхрүм итү урыннарына җибәрелгән. Алар . шартлы хөкемгә тартылучылар, төзәтү эшләренә, мәҗбүри эшкә хөкем ителүчеләр. Әлеге категориягә керүче 32 кешегә карата административ чаралар күрелде.
 
09-09-2008 10:29 / " Якты юл "
.Хәрәкәттә . бәрәкәт., . ди 99 яшьлек Салиха әби Мингалиева
Газетабыз битләрендә районыбызның иң өлкән кешесе Күктәк Мирсәет авылында яшәүче Салиха әби Мингалиева турында кыска гына мәгълүмат чыккан иде. Редакциягә: «Аның турында тулырак язып чыксагыз иде», . дип шалтыраттылар.
 
09-09-2008 10:28 / " Якты юл "
Балачак истәлекләре
Яңа Бүләк урта мәктәбе директоры Сәлмән Әхмәтҗанов, шул ук мәктәпнең география укытучысы Светлана Галиева һәм яшь танышым Илнар Галиевлар белән очрашу минем күңелдә Яңа Бүләк авылында булган яшьлек хатирәләрен яңартты. Аның беренчесе . Илһам абый Шакировның концертында булу, икенчесе . Яңа Бүләктә мунча керү.
 
09-09-2008 10:27 / " Якты юл "
ДӨНЬЯКҮЛӘМ ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ҖЕПЛӘРЕ
Районга Нидерланд Корольлегенең авыл хуҗалыгы, табигать һәм азык-төлек сыйфаты буенча министры Герда Вербург җитәкчелегендәге делегация килеп китте
 
09-09-2008 10:22 / " Якты юл "
Мәктәпләрдә укулар башланды
Беренче сентябрь көнен балалар да, ата-аналар да көтеп ала. Бу көнне өлкәннәргә дә балачагы кире кайткандай була. Белем көне . һәркем өчен олы бәйрәм. Районда быел 3215 укучы парта артына утырды. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр 311 бала атлап керде.
 
Следующая страница >>
Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом