zarja@alekseevsk.gov.tatarstan.ru
Алексеевск районы Татарстан Республикасының үзәк өлешендә, Каманың сулъяк ярында, аның түбәнге агымында урнашкан. Аның Чистай, Аксубай, Нурлат, Спас районнары белән чикләре уртак һәм Балык Бистәсе районы белән сулык аерып тора. Район территориясе буйлап Оренбург юлы уза.
Территориянең гомуми мәйданы 207,4 мең гектар тәшкил итә. 59 торак пунктта-26,264, шул исәптән район үзәгендә 9,672 мең кеше яши. Халык структурасында 4784 (19%) бала, 13070 (51%) хезмәткә сәләтле кеше һәм 7671(30%) пенсионер.
Алексеевск районы Татарстанда археологик истәлекләргә иң бай районнарның берсе булып тора. Тикшеренүләр мехолиттан (борынгы таш гасырыннан яңа таш гасырына күчү чоры) алып соңгы урта гасыр белән тәмамланган төрле чорларның 500гә якын истәлеген ачыкладылар.
Федераль әһәмияттәге тарихи истәлек- Х гасыр башында, ХIII гасырда Идел буе Болгар дәүләте башкаласы Биләр шәһәрлегенең археологик калдыклары чын мәгънәсендә уникаль булып тора. Үзенең чәчәк ату чорында Биләр дөнья цивилизациясенең иң зур шәһәрләре арасына керә. Юкка гына борынгы рус елъязмаларында ул 700 га мәйдан биләүче һәм кимендә 50 мең кешесе булган Бөек шәһәр дип аталмагандыр. Кама аръягы мегаполисы куәте буенча Рим, Париж, Багдад, Сәмәрканд белән тиңләшә диярлек. Ләкин 1236 елда болгар башкаласы кире кайтмаслык булып
мон
гол явы утында һәлак була. Соңрак, 1654 елда Русьны тышкы дошманнарыннан саклаучы чик ясалганнан соң биредә ныгытма-Биләр зинданы төзелә, анда Кама аръягы көчләренең төп идарәсе урнаша. Ә революциягә кадәрге Биләр Чистай өязендә иң зур, 10 меңнән артык кешесе булган шәһәр бистәсе дип йөртелә.
Лег
ендаларга күмелгән Изге чишмә районның энҗе бөртеге булып тора, ул авылдан 5 км төньяк-көнбатышта, бик матур Хуҗалар тавы итәгендә урнашкан. Мәҗүсиләрнең шушы изге урыны әле IХ-Х гасырларда ук табыну объекты булып хезмәт иткән. 1997 елда, Республика көнен бәйрәм итәр алдыннан "Татнефть" АҖсы инициативасы белән Изге чишмә яңартып төзелде. Ак мәрмәргә төренгән һәм урта гасырдагыга охшатып эшләнгән ныгытма Россиянең барлык почмакларыннан һәм чит илләрдән дистәләрчә мең хаҗ кылырга килүчегә ял итү һәм табыну өчен менә дигән павильонга әйләнде. Болгар, Казан, Җикетау белән беррәттән үзгәртеп корылган Биләр республикабыз тарихи-архитектура тыюлыгының "Көмеш боҗра"сын тәшкил итә һәм халыкара туристик маршрутына кертелде.
Алексеевск авылына ПетрI нең көрәштәше, Казан һәм Әстерхан губернаторы Апраскин тарафыннан 1710-1712 елда нигез салына, ул сакланып калган елъязма нигезендә үзенең җирләреннән крестьяннарны алып килеп, берьюлы 3 биләмәгә: Алексеевск, Лебяжье һәм Сакон биләмәләренә нигез сала. Риваятьләргә караганда, ахырдан бирегә төрле-төрле качкыннар килеп урнаша, шуның аркасында ХIХ гасыр уртасына кадәр Кама аръягы ягы округта тынычсыз һәм үткән-сүткән кешеләр өчен куркыныч як буларак дан казана. Ә авыллар берничә тапкыр кулдан-кулга яңа хуҗаларга: алпавыт Апраксиннан промышленник, Уралдагы чуен кою заводлары хуҗасы А.Н.Демидовка, ә аннары эре җир биләүче патшабикә Екатерина IIнең яраткан кешесе сенатор А.И.Сахаровка күчә.
Тарих әлеге як язмышына башка истәлекле сәхифәләрне дә язып куйган. Безнең як бөек галим-химиклар А.М.Арбузов белән А.Е.Арбузов, язучы С. Баттал, җәлилче А.Баттал, опера җырчысы М.П.Пантюшиннарның да ватаны булып тора. Заманында биредә күренекле язучы-классиклар Л.Н.Толстой, Н.А.Некрасов, С.И.Аксаков булып китә.
Советлар Союзы Геройлары Хәйруллин Хәбибулла, Мамонов Николай, Халев Василий, Федин Михаил, Кочнев Иван районыбыз горурлыгы булып торалар. 12000 якташыбызның хәрби батырлыгы һәм каһарманлыгы, тылда фидакарь хезмәт Бөек Ватан сугышы елларында дошманны җиңәргә булышты.
Моннан 70 еллар элек Алексеевскида "Коры сөт" заводын төзү башланды. Бүген сөт-консерв комбинаты районның төп промышленность предприятиесе булып тора.
"Алексеевскдорстрой" ААҖсы хаклы рәвештә республиканың иң яхшы коллективларыннан берсе булып санала, ул бер елда 40-50 км юлда заманча асфальт полотносы салырга сәләтле. Юл төзүчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә район үзәге генә түгел, ә бәлки иң еракта урнашкан пунктлар да ышанычлы һәм уңайлы элемтәгә ия булалар.
"Алексеевск керамикасы" ачык акционерлык җәмгыяте төзелеш индустриясенең йөзе булып тора. Завод продукциясенә Татарстан Республикасында гына түгел, ә бәлки Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә дә сорау зур. Хәзерге вакытта җитештерүчәнлеге елына 8 млн. данәгә кадәр булган тышлау кирпече эшләп чыгару буенча яңа цех төзелә.
Күптән түгел Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасы үзенең 75 еллыгын билгеләп үтте. Ул, вакыт узу белән "Ударница" һәм "Удар хезмәт" артельләренең хезмәт традицияләрен берләштереп, кустарь производство базасында үсте. Тукылган бизәкләр сәнгатен саклап һәм арттырып, җирле осталар сатып алучыларга матур һәм яхшы сыйфатлы сувенир әйберләр, сөлгеләр, тастымаллар, милли символикалы эскәтерләр тәкъдим итәләр.
Районда 20 җирле үзидарә Советы бар. Мәдәни хезмәт күрсәтүне район һәм 48 авыл мәдәният йорты һәм клуб, 33 китапханә, өч филиалы белән сәнгать мәктәбе тормышка ашыра. 1987 елда туган якны өйрәнүче ветераннар туган як музеен булдырдылар, 2003 елда Зур Тигәнәледә С.Баттал исемендәге туган як музее ачылды.
Мәчетләр һәм гыйбадәт йортлары, мәдрәсә һәм якшәмбе мәктәбе ачылу, Воскресенск чиркәвен төзү диннең, иманыбызның кире кайтуын ачык күрсәтә.
Район газетасы 1930 елда чыга башлый. Ул ике телдә-татар һәм рус телләрендә атнага ике тапкыр, чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә чыгарыла.Хәзерге вакытта гомуми тираж-5358 данә.
| |
| Руководитель: |
|
Метельков Геннадий Викторович
|
| Адрес: |
|
422900, Татарстан, Алексеевское, пл. Советская, 2
|
| Телефоны: |
|
(241) 2-43-85, 2-41-37, 2-57-30
|
| Факс: |
|
(241) 2-57-30
|
| E-Mail: |
|
|
|
|