Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Йолдыз


yolduzz@mail.ru  Татарстан Республикасы Апас районының "Йолдыз" ("Звезда") газетасы редакциясе" дәүләт учреждениесе.

  Учреҗдение адресы: 422350, шәһәр тибындагы Апас поселогы, Яшьләр урамы, 1 нче йорт. Факс: 884376 - 21-3-66, телефоннар: 21-3-66, 21-6-66, 21-5-66, 21-5-29.

    Апас район газетасы 1932 елның 10 февралендә чыга башлый. 1965 елның 1 маенда "Звезда" исеме астында рус теленә тәрҗемә ителә башлый. Газетаның гомуми тиражы - 4306 экземпляр. Формат - А3. Атнага ике тапкыр - чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә чыга. Газета Казанда, ОАО ПИК "Идел-пресс"та басыла.

   Газета күп тапкыр хөкүмәт бүләкләренә лаек булган, Министрлыкның Мактау кәгазьләре, ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Редакциянең иҗат коллективы республика конкурсларында актив катнаша һәм призлы урыннар яулый, лауреат исеменә лаек була, күп тапкыр Татарстанның министрлыкларының һәм ведомстволарының Мактау кәгазьләре, Дипломнары белән бүләкләнгән.

  Газетаның баш редакторы - Җәләлиев Әсгать Борһан улы. В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Редакциядә 1970 елдан бирле эшли. 2004 елда "Йолдыз" ("Звезда") газетасы редакторы итеп билгеләнә.

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01

ЯҢАЛЫКЛАР

06-01-2009 08:45 / " Йолдыз "
Яңа ел тамашалары дәвам итә
РАЙОНДА БАЛАЛАР ӨЧЕН Яңа ел тамашалары әле дәвам итә. Район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән һәм тәрбиягә алынган сабыйлар өчен 5 январь көнне тагын бер бәйрәм чарасы үткәрелде. Кыш бабай, Кар кызы, төрле әкият геройлары балаларны 2 сәгать дәвамында рәхәтләнеп ял иттерделәр, бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.
 
06-01-2009 08:44 / " Йолдыз "
1 ЯНВАРЬ . АПАС БАЛА ТАБУ ЙОРТЫ акушер-табиблары, әни-әтиләр өчен мәшәкатьле дә, күңелле дә булды . дөньяга 3 сабый туды! Каратуннан Мәдинә Шәфигуллина гаиләсендәге 2 егет янына бер сеңелкәш өстәлде. Танай-Турайдан Гөлназ Бикмөхәммәтова беренче кыз баласын, Апастан Диана Тимербулатова икенче ир баласын тапты! Яшь әниләр-бәбиләрне котларга бала табу йортына район башлыгы Рәшид Заһидуллин килде, бүләкләрен тапшырды.
 
06-01-2009 08:43 / " Йолдыз "
.УАЗ-Хантер. машинасы бирелде
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТАБИГЫЙ, җәнлекләр дөньясын саклау һәм куллану идарәсенең Апас аучылык хуҗалыгы ау белгече . дәүләт инспекторы Дмитрий Таракановка район башлыгы исеменнән .УАЗ-Хантер. машинасы бирелде. Райондагы кыргый җанварлар яшәгән, биологик ресурслар тупланган барлык мәйдан . 1050 кв.км., шул исәптән сулыклар өслеге . 500 гектар. Дәүләт инспекторы, .баш аучы. хәзер бөтен җиргә җитешергә тиеш, чөнки машина яңа!
 
02-01-2009 09:51 / " Йолдыз "
.ЗӨЯ. ЯЛ-СӘЛАМӘТЛӘНДЕРҮ ЛАГЕРЫНДА
.ЗӨЯ. ЯЛ-СӘЛАМӘТЛӘНДЕРҮ ЛАГЕРЫНДА Татарстан хәрби комиссариаты юлламасы белән хәрби хезмәткә әзерләү курсларының беренче агымында октябрь-январь айларында Татарстанның 10 районыннан 60 егет хәрби йөртүче-механиклык һөнәренә өйрәнде. 1 февральдән .Зөя.гә уку-әзерлек курсларына 100 егет килүе планлаштырыла.
 
02-01-2009 09:50 / " Йолдыз "
Күңелең гел яхшылыкта булсын, кеше!
Апас Үзәк музеенда 29 декабрьдә .Игелекле каникуллар. Россия, Татарстанкүләм Хәйрия акциясе кысаларында уллыкка яки кызлыкка һәм опекага алынган 5-10 яшьлек ятим балалар өчен пенсионер, бүген музей директоры булып эшләүче Рәмис Ногманов һәм аның гаиләсе акчасына Яңа ел чыршысы бәйрәме үтте. Кыш бабай булып киң күңелле иганәче Р.Г. Ногманов үзе катнашты, бәйрәмне алып барды, ятимнәргә капчыгыннан алып зур-зур бүләкләр өләште. Балалар, бигрәк тә ятимнәр хәлен яхшы аңлаучы, киң күңелле Рәмис Ногманов узган Хәйрия елында да балалар өчен шундый зур бәйрәм оештырган иде.
 
31-12-2008 13:17 / " Йолдыз "
ОТКРЫТКАЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ
АПАС ҮЗӘК МУЗЕЕНДА ЯҢА ЕЛ КОТЛАУЛАРЫ . ОТКРЫТКАЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ пәйда булды. Ниндиләре генә юк! Музей экспозициясе, запасник-саклагычларында бу төр экспонатлар санын тагын да артуын теләүчеләр гаилә, шәхси архивларында сакланучы Яңа ел открыткаларын бүләк итә алалар. Тарихыбызны үзебез язабыз!
 
31-12-2008 13:14 / " Йолдыз "
IP-TV ТЕХНОЛОГИЯСЕ
IP-TV ТЕХНОЛОГИЯСЕ гадәти өй телевизоры хуҗасына чикләнмәгән мөмкинлекләр бирәчәк. Татарстанда IP-TV белән иң беренче булып безнең Апас һәм Буа районнары, ярты Казан халкы файдалана башлаячак. Районда бу максатка дип инде бүгеннән 50-60 чакрымлык махсус оптик-җепселле җир асты линияләре, ТОС-120, РТS-01, һ.б. иң заманча җиһазлар монтажланган 20дән артык санлы (цифровой) мини-АТС, 200 чакрымның җир асты телефон линияләре бар.
 
31-12-2008 13:10 / " Йолдыз "
МӘКТӘП ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ЧЕРКЕН МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ быел да фән олимпиадасында чуаш теле һәм әдәбияты буенча күркәм нәтиҗәләр күрсәттеләр. Алар 3 республика турында катнашып 15 команда арасыннан икенче урынны яулап кайттылар. Шәхси урыннардан 11 класс укучысы Марина Молодцова . 1 урында, 9 класс укучысы Анастасия Волкова . 2 урында, 10 класс укучысы Никита Листратов . 5 урында. Шулай итеп, региональ олимпиадага Татарстанның данын якларга Апас районының Черкен мәктәбе командасы барачак.
 
25-12-2008 14:00 / " Йолдыз "
Суд залыннан
2008 елның 19 декабрендә Апас район судында ДАИ инспекторына ришвәт бирергә омтылучы Казан кешесе хөкем ителде. 2008 елның 19 декабрендә хөкем ителгән бу кеше алкогольле эчемлек кулланып алдан правасыннан мәхрүм ителгән килеш тә, янәдән үз транспорты белән идарә иткәне өчен административ җаваплылыктан качу максатыннан ДАИ начальнигына билгеле бер күләмдә акча, ягъни, ришвәт бирергә омтылган.
 
25-12-2008 13:58 / " Йолдыз "
Тырышлыкның нәтиҗәсе . җиңү
Ел саен ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан .Тормышның кояшлы ягына таба бар. дигән исем астында наркотикларга каршы республикакүләм акция үткәрелә. Әлеге акция кысаларында .Мин тормышны сайлыйм. исемле иҗади бәйгегә 10 декабрь көнне Питрәч районы мәдәният йортында йомгак ясалды. Әлеге чарада Фирдәвес Бикмурзина җитәкчелегендәге Борнаш урта мәктәбе укучылары: Энҗе Галиуллина, Рәзилә Камалиева, Язилә Хафизова да катнаштылар. Алар әзерләгән радиотапшыру жюри тарафыннан югары бәяләнгән. Алар Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән кайттылар.
 
Следующая страница >>
Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом