Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Арча хәбәрләре

arskvest@016.ru 
"Арча хәбәрләре" ("Арский вестник") газетасы 1930 елның 30 октябреннән рус һәм татар телләрендә 7000нән артык тираж белән А3 форматында атнага ике тапкыр чыга. Казанда "Идел-Пресс" дәүләт унитар предприятиесендә басыла. Газетаны Арча районындагы гаиләләрнең яртысыннан күбрәге алдыра.
 

 
Коллективлаштыру елларында туган газета район халкы өчен информация чыганагы гына түгел, ә аның якын дусты, киңәшчесе, ярдәмчесе дә. Ул җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләр белән бергә яши, авыллар, поселок, район тормышындагы проблемаларны үзвакытында тотып алып, аларны халык тикшерүенә чыгара һәм хәл итү юлларын тәкъдим итә.
 

 
"Ничек яшисең, авыл?”, “Эшмәкәрлеккә–киң юл!”, “Яңа төзелешләр”, “Бүген–кичәгедән, иртәгә бүгенгедән яхшырак эшләргә!” рубрикалары белән газета авыл хезмәтчәннәренең эшләре, авыл тормышын үзгәртеп кору, җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру, базар мөнәсәбәтләре чорында муниципаль берәмлекләр эше турында материаллар урнаштыра. Шәхси эшмәкәрлекнең үсеше игътибар үзәгендә тотыла.
 

 
Өлкән яшьтәгеләрнең тормыш-көнкүреше, спорт, сәламәтлек темаларына язмалар даими бирелә. "Газета-укучы-газета" рубрикасы белән хатлар, җаваплар урнаштырып барыла. 

 
Газета һәр санның 2 битен рекламага багышлый, телевидение программасы бар.
 

 
Югары оешмалар, район хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Матбугат чаралары арасында үткәрелгән республика конкурсларында күп тапкырлар җиңеп чыкты. Коллективта төрле дәрәҗәдәге мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булган хезмәткәрләр эшли.
 
Редакция иң кыен вакытларда да штаттан тыш хәбәрчеләр белән элемтәне югалтмады. Районның төрле почмакларыннан авыл тормышы, яхшы кешеләр, кимчелекләр турында язып торучылар бүген дә күп.
 
 
 
 
Безнең адрес:
422000, Татарстан Республикасы,  Арча районы, Банк урамы, 2а йорт.
Тел.: мөхәррир - (8266) 3-10-58; бухгалтерия, реклама бүлеге - (8266) 3-18-58.
 
ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01

ЯҢАЛЫКЛАР

06-01-2009 16:48 / " Арча хәбәрләре "
Музейларда безнең тарих
Бөтенроссия ветераннар советы карары нигезендә 1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышлап мәктәп һәм башка уку йортлары тарихи-патриотик музейлары арасында конкурс игълан ителде.
 
06-01-2009 16:47 / " Арча хәбәрләре "
Бәйрәмең белән, Ләлә апа!
Бүген аңа 80 яшь тула. Шаулап-гөрләп өйне тутырып балалары, кияү-киленнәре, онык-оныкчыклары кайтыр, табын артына хезмәттәшләре, укучылары җыелыр. Котлаулар да күп булыр, җылы сүзләр дә. Ул тагын бер кат үткән тормышын күздән кичерер, искә төшерер, янәдән яшьлегенә әйләнеп кайткандай булыр. Еллар үткән саен хәтер йомгагы зурая, хатирәләр арта гына бара бит ул.
 
06-01-2009 16:43 / " Арча хәбәрләре "
5нче хоккей тартмасы
Хоккей тартмасы авылларыбызга, мәктәпләргә, гомумән, үзе урнашкан тирәлеккә яңа сулыш алып килә.
 
06-01-2009 16:41 / " Арча хәбәрләре "
Гаилә елы йомгаклары
Татарстанда 2008 ел - Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Бу ел районыбызның күп кенә гаиләләре өчен якты, матур хатирәләргә бай булып калыр. Кемнеңдер баласы дөньяга аваз салды, кемдер фатирлы, йортлы булды, ә кемдер матур гаилә корып җибәрде.
 
06-01-2009 16:34 / " Арча хәбәрләре "
Капкалары ябык торсын
Без үскәндә авылларда каравыл йортлары бар иде. Йорт кына түгел инде ул, аның сараенда һәрвакыт чыгып китәргә әзер җигүле ат торды, ә арбасында яки чанасында - янгын сүндерә торган кул насосы. Бервакыт болындагы печән эскертләре яна башлагач каравылчы Абдулла абыйның арбага баскан килеш атларны җан-фәрманга куып чапканы әле дә күз алдында тора кебек.
 
30-12-2008 16:34 / " Арча хәбәрләре "
Итекле, казлы ярминкә
Ярминкәне халык көтеп ала. Атна ахыры җитсә, бу шимбәдә буламы, дип чылтырата башлыйлар. Кемгә печән, салам, терлек кирәк, кемгә ашлык, фураж, көрпә, кемгә ит, сөт
 
30-12-2008 16:32 / " Арча хәбәрләре "
Чыршы, чыршы, без сине
Арчада үткән җомгада кичке сәгать 8дә үзәк чыршыны кабызу тантанасы башланып китте.
 
30-12-2008 16:17 / " Арча хәбәрләре "
Уку алдынгылары - бәйрәмдә
28 декабрьдә район башлыгы чыршысы яңадан үзенең утларын кабызды.
 
30-12-2008 16:15 / " Арча хәбәрләре "
Абзац-информ
Кыскача
 
26-12-2008 08:48 / " Арча хәбәрләре "
Толларым - бәгырьләрем
Төбәк.Чокырча мәктәбендә Гаилә елына багышланган "Толларым - бәгырьләрем" кичәсе булды. Директоры Альмира Гатауллина үзе оештырды, үзе алып барды.
 
Следующая страница >>
Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом