e-mail bayrakbua@mail.ru
"Татмедиа" ачык акционерлык ..мгыяте филиалы "Байрак" ("Знамя", "Ялав") газетасы редакциясе.
Учреждениенең адресы: 422430, Буа шәһәре, К. Маркс урамы, 62 йорт.
Факс: (884374)– 3-17-34, телефоннар: 3-19-73, 3-26-73, 3-22-73, 3-56-94, 3-56-93.
Газетаның форматы А3. Атнага ике тапкыр – чәршәмбе һәм җомга көннәрендә чыга. Газета Казан шәһәрендә, “ПИК “Идел-пресс” ААҖдә басыла.
Бу чорда газета күп төрле Хөкүмәт бүләкләре, министрлыкларның мактау грамоталары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, ул “Бәллүр каләм” Татарстан Республикасы журналистлык конкурсының беренче лауреаты.
Соңгы өч елда редакциянең иҗат коллективы түбәндәге бүләкләргә лаек булды:
2004 елда Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларында “Киләчәгең синең кулларда” дигән конкурста пенсия темасын иң яхшы яктыртуы өчен “2005 елда иң яхшы басма” номинациясендә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең III дәрәҗә Дипломына;
2005 елда пенсия реформасын тирән эчтәлекле яктыртуны оешыруга зур өлеш керткәне өчен “Пенсия темасына багышланган иң яхшы материал” номинациясендә РФ Пенсия фондының II дәрәҗә Дипломына;
ике тапкыр – Татарстан Республикасында эшмәкәрлекне үстерү Агентлыгы дипломнарына;
ике тапкыр – массакүләм мәгълүмат чаралары арасында “Күпкырлы энергетика” республика конкурсында “Татэнерго” дипломнарына;
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы энергия саклау технологияләре үзәгенең Мактау грамотасына;
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дипломнарына һәм ТРның башка министрлыклары, ведомостволары мактау грамоталарына һәм дипломнарына.
Редакторы Гакыйл Гарәфетдин улы Камалетдинов, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган, “Байрак” (“Знамя”, “Ялав”) газетасы редакциясендә 1990 елдан бирле эшли. 2000 елда “Байрак” (“Знамя”, “Ялав”) район газетасы редакторы итеп билгеләнгән.
Соңгы елларда безнең газета район халкы өчен мәгълүмат чыганагы гына түгел, ә якын дустына, киңәшчесеснә, ярдәмчесенә дә әверелде. Безнең “районка” вакыт белән бер адымда атлап, җәмгыятьтә булган барлык үзгәрешләрне сизгер тоя, авыл, шәһәр, район проблемаларына кагылышлы мәгълүматны, аларны чишү юлларын күрсәтеп, укучыларына вакытында җиткерә.
“Кеше һәм аның эше”, “Фикер”, “Ничек яшисең, авыл?”, “Белгеч киңәше” рубрикалары астында авыл хезмәтчәннәре эшчәнлеген чагылдыручы, авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә, авыл халкының тормышын һәм көнкүрешен яхшыртуга, җирле үзидарә органнарының базар шартларында эшләвенә кагылышлы материаллар урнаштырабыз.
Шулай ук эшмәкәрлекне үстерү, сәламәтлек саклау, мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге дә күз уңында.
Спорт темасына, сәламәтлек саклауга, җәмгыятьнең өлкән әгъзалары тормышына кагылышлы материаллар да даими бастырыла.
“Укучы – газета – укучы”, “Укучы сорау бирә” рубрикалары астында редакция адресына килгән хатларны һәм укучыларыбыз сорауларына җаваплар урнаштырабыз.
“Безнең якташлар” – безнең район җирлегендә туып-үсеп, читкә киткәннән соң да төбәгебезне үзләренең фидакарь хезмәтләре, иҗатлары, уңышлары белән данлаучы кешеләр тормышын яктыртучы рубрика.
“Байрак” (“Знамя”) Буа район халык газетасына 1919 елның 14 июнендә нигез салынган. Чуаш телендә чыгучы “Ялав” дубляж газетасы 1962 елның 23 маенда нигезләнгән. Газетаның гомуми тиражы 8450 данә тәшкил итә.
|